Хөкүмәт белем бирү кредитына 16 млн сумнан артык акча бүлеп бирәчәк

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөкүмәт Президент йөкләмәсе буенча белем бирү кредитына дәүләт ярдәмен киңәйтте һәм процентларны түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 16 млн.сумнан артык акча юнәлдерде. Бу хакта вице-премьерлар белән киңәшмәдә премьер-министр Михаил Мишустин белдерде. Трансляцияне «Россия 24»телеканалы күрсәтте.

“Без өстәмә рәвештә белем бирү кредитлары буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 16 млн.сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез”, — диде Мишустин һәм быел мондый займнарга ставканың 3% ка кадәр кимүен билгеләп үтте.

Август аенда Мишустин түләүле нигездә укучы студентлар еллык 3% ставкасы буенча белем алу кредитын алу мөмкинлеге турында карарга кул куйды. Элек мондый займ буенча ставка еллык 8% тан артып киткән иде. Моннан тыш, документ нигезендә, уку һәм ташламалар чорында кредит алган укучылар аның буенча процентларны гына түли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International