Мәгариф министрлыгы төбәкләр өчен дәлилләгеч мониторинг кертә

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ Мәгариф министрлыгы быелдан башлап төбәкләр өчен дәлилләгеч мониторинг үткәрәчәк, ул һәр субъектның мәгариф өлкәсендә милли максатларны гамәлгә ашыруга керткән өлешен бәяләргә ярдәм итәчәк, дип белдерде ведомство башлыгы Сергей Кравцов.

“Бу елдан без барлык сан һәм сыйфат күрсәткечләре буенча регионнар өчен дәлилләгеч мониторинг кертәбез... Һәр төбәкнең министрлык каршына куелган илкүләм максатларны тормышка ашыруга керткән өлешен бәяләү мөһим”, - дип белдерде ул РФ Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында.

Кравцов бу күрсәткечләр арасында мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше дә, тәрбия системасы да, укытучыларның квалификациясен күтәрү дә бар, дип аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International