«CASE-IN» халыкара инженерлык чемпионаты − студентлар, мәктәп укучылары һәм яшь белгечләр арасында инженер кейсларын чишү буенча халыкара ярышлар системасы. Чемпионатның максаты − инженер-техник белем бирүне популярлаштыру һәм иң перспективалы яшь белгечләрне ягулык-энергетика һәм минераль чимал комплексларына җәлеп итү. ТИУ базасында студентлар лигасы 2020 елның 25 мартында үткәрелә.
«CASE-IN» Студентлар лигасы – вузлар базасында, шулай ук Мәскәүдә уза торган финал этабыннан торган фәнни-гамәли ярыш. Ярышлар өч юнәлештә уза: нефть-газ эше, нефть химиясе, электр энергетикасы.
ТИУ студентларыннан һәм аспирантларыннан торган командалар(һәрберсе 3-4 кешедән тора) сайлап алу этаплары кысаларында инженер кейслары – гамәли мәсьәләләрне хәл итә. Алар ТЭК һәм МСК компанияләрендә реаль җитештерү ситуацияләренә нигезләнгән.
Һәр сайлап алу этабында җиңгән бер команда Мәскәү шәһәрендә узачак чемпионат финалында катнашу хокукына ия була.
Чемпионатта катнашу өчен Россия һәм БДБ илләренең техник югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары чакырыла, аларда Студентлар лигасының «CASE-IN» Халыкара инженерлык чемпионатының сайлап алу этапларын уздыру планлаштырылган. Сайлап алу этапларының графигы проект сайтында урнаштырылган.
"CASE-IN» Студентлар Лигасында катнашучыларны теркәү http://case-in.ru/league/ сайтында гамәлгә ашырыла.