11-14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының 7-11 сыйныф укучылары арасында француз теле буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында узган әлеге олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан 37 мәктәп укучысы катнашты.
Француз теле буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар дүрт конкурс буенча биремнәр үтәделәр: лексик-грамматик тест, уку, язу һәм аудиолаштыру. Икенче этап телдән тур конкурсы рәвешендә узды.
Укучыларның эшләрен жюри әгъзалары – Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Европа телләре һәм мәдәнияте кафедрасы укытучылары бәяләде.
Җиңүчеләр:
- Әбубакирова Камилла, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гимназиясе 8 сыйныф укучысы;
- Габбазова Сөмбел Марсель кызы, Казан шәһәренең “Адымнар – белем һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы» ДАББУнең 8 сыйныф укучысы.
Казаннан 5 укучы призер булды.
Француз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында Түбән Кама муниципаль районы 22 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Вера Шумилова җиңүче булды.
Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 8 укучы призер булды.