- 2020 елда БДИны гамәлдән чыгару һәм 2021 елда БДИ тапшыру саны кимү (дүрт имтихан урынына ике имтихан) бары тик яңа коронавирус инфекциясе таралуга һәм тулаем илдә эпидемиологик вәзгыятькә генә бәйле. 2020 елда имтиханнар барышында без имтиханда катнашучылар арасында COVID-19 таралышын җентекләп күзәттек. Бу яктан төп бурыч үтәлде – без укучылар бер-берсе белән озак контактта булган һәм зарарлану куркынычы зур булган көннәр санын киметә алдык, – дип сөйләделәр "РГ"га ведомствоның матбугат хезмәтендә.
- ТДИны даими нигездә гамәлдән чыгару мәсьәләсе каралмый һәм, ул гына да түгел, һөнәри бергәлек һәм укучылар тарафыннан да хупланмаячак. Имтиханнар укучыларның казанышларын күрсәтә, алынган нәтиҗәләр төп гомуми белем турындагы аттестатка, профильле сыйныфларны формалаштыруга йогынты ясый. Имтиханнар – укучылар өчен өстәмә мотивация. Моннан тыш, имтихан үткәрү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, БДИ балаларның реаль белемнәрен чагылдыра, аның нәтиҗәләре – объектив. Шуңа күрә ТДИ альтернативалары турында сөйләү максатка ярашлы түгел, ә менә процедураны камилләштерү, укучылар һәм педагоглар өчен технологик яңалыклар турында фикер алышырга мөмкин. Закон проекты буенча –беренчедән, бүгенге көндә без аның белән танышмадык, бу уңайдан Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт позициясе билгеләнгән процедуралар нигезендә әзерләнәчәк һәм җибәреләчәк. Әмма бүгенге көндә без БДИны гамәлдән чыгару зарурлыгын күрмибез һәм имтиханнарны гамәлдән чыгарганда уку нәтиҗәләре кимергә мөмкин дип уйлыйбыз, – дип ассызыкладылар Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә.
Элегрәк Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев "Известия"гә БДИны гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән закон проектын әзерләү турында белдерде.