Казан федераль университеты Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының «2020 елгы чыгарылышларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү»дигән пилот проектында катнаша. Яңа урыннар булдыру өчен вузга 70 миллион сумга кадәр акча бүленеп бирелә.
Министрлык проекты әлегә бер уку елына - 2021 елның 31 августына кадәр исәпләнгән. Программада катнашучыларга фәнни хезмәткәрләр таләп ителә торган оешмалар вәкилләренә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Проектның төп максаты - яшь галимнәрнең тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторына килүен тәэмин итү.
"Хәзерге вакытта КФУның сигез институтында узган елның тәмамлаган 75 яшь белгеч эшкә урнаштырылган. Барлыгы 149 бакалавриат, белгечлек, магистратура һәм аспирантураны тәмамлаучы эшкә алыначак, нигездә алар Казан университетында белем алучылар, – дип хәбәр итте КФУның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Александр Клочков. – Программаның төп бурычы – югары уку йортын тәмамлаучыларга социаль ярдәм күрсәтү һәм аларга фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлектә үз-үзләрен таныту өчен мөмкинлекләр бирү".
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның җәендә Казан федераль университетының 290 студенты эшкә урнаштырылган иде.