Яндексның өченче фәнни премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Премиягә компьютер фәннәре өлкәсендә эшләүче яшь тикшеренүчеләр – студентлар, аспирантлар һәм аларның фәнни җитәкчеләре дәгъва итә ала. Быел приз фонды арттырылды: барлык лауреатлар да 1әр миллион сум алачак. Студентлар һәм аспирантлар шулай ук халыкара конференцияләргә бару өчен 500 мең сумга кадәр грантлар ала алачак.

Премия Яндекска нигез салган Илья Сегалович исемен йөртә һәм компьютер фәннәре өлкәсендәге казанышлары, мәсәлән, сөйләм синтезы, мәгълүмат эзләү, машиналы укыту, компьютер күреме, табигый телне эшкәртү һәм машиналь тәрҗемә өчен бирелә. Монда студентлар һәм аспирантлар да, шулай ук Россия, Беларусь һәм Казахстан вузларының һәм фәнни-тикшеренү институтларының фәнни җитәкчеләре дә дәгъва кыла ала.

"Фәнне үстерү, бигрәк тә фундаменталь тикшеренүләр өстендә эшләү өчен уңайлы мохит кирәк. Ике ел элек без мәгариф һәм фәнгә системалы рәвештә ярдәм итү өчен мәгариф инициативасын эшләтеп җибәрдек, – дип сөйли Яндексның Россиядәге генераль директоры Елена Бунина. – Сегалович премиясе – бу инициативаның бер өлеше, ул, аерым алганда, карьера ясый башлаган яшь галимнәргә юнәлдерелгән. Безгә аларның казанышларын акчалата премия белән билгеләп үтү генә түгел, ә үз идеяләрен фәнни җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә ярдәм итү дә мөһим тоела".

Конкурста катнашу өчен, 1 мартка кадәр премия сайтында гариза бирергә кирәк. Студентлар һәм аспирантлар гаризаны үзләре  бирә. Алга таба аларны ике этап көтә: гаризалар конкурсы һәм әңгәмә. Ә менә фәнни җитәкчеләрне укучылар номинацияли, һәм алар гаризалар конкурсы гына уза.

Лауреатларны Премия советы сайлый, аңа әйдәп баручы тикшеренүчеләр, IT-экспертлар һәм дөньякүләм танылган галимнәр кергән.

Җиңүчеләрне 2021 елның маенда игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International