Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү үзәге «Экзамен» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) һәм «Мәгарифтә инновацияләр милли үзәге» АКБО (Мәскәү шәһәре) белән берлектә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә фәнни-методик ярдәм күрсәтү максатыннан, 2021 елның 18 гыйнварыннан 29 ноябренә кадәр башлангыч сыйныф укытучылары һәм фән укытучылары өчен онлайн-режимда вебинарлар үткәрә.
Безнең лекторлар – ТДИ һәм БДИны эшләүчеләр, әзерлек буенча кулланмалар авторлары.
Гиперсылтама таблицасында якын арада булачак вебинарлар исемлеге белән таныша аласыз, алар «Просвещение» платформасында узачак.
Вебинарга теркәлү өчен, сезне кызыксындырган вебинар каршындагы сылтамага басыгыз. Чараларга тоташтыру өчен, сезгә, анкетаны тутырып, «Теркәлергә» төймәсенә басып, теркәлү узарга кирәк.
Теркәлгәннән соң, бер сәгать ярым-ике сәгать эчендә сез үзегезнең электрон почта адресына (теркәлгәндә күрсәтелгән) сылтама алачаксыз, аның буенча сез вебинарда катнаша аласыз.
Барлык чаралар да бушлай, һәр укытучы электрон сертификат һәм авторның презентациясен бүләк рәвешендә тапшырылачак.
Сезгә уңышлар телибез һәм безнең вебинарлар сезгә кызыклы һәм файдалы булыр дип өметләнәбез!