Иннополис лицее укучылары командасы Казахстанда ел саен үткәрелә торган Халыкара Жаутыков олимпиадасында катнашты

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

7-13 гыйнварда онлайн-форматта Халыкара Жаутыков олимпиадасы узды. Ул ел саен физика-математика юнәлешендәге махсус лицейлар өчен үткәрелә,  иң дәрәҗәле белем бирү чараларының берсе санала.

21 илдән 990 катнашучы математика, физика һәм информатика буенча катлаулы биремнәрне чиште. Бу олимпиадада Россиянең иң яхшы лицейлары да катнашты. Алар: П.Л. Капица исемендәге физик-техник лицей, 239 нчы Президент физика-математика лицее, Алферов физика-техник мәктәбе, Мордовия сәләтле балалар өчен республика мәктәбе, МДУ АНЦ, Мәскәү шәһәренең 1239 нчы мәктәбе һәм башка уку йортлары.

Татарстан Республикасы данын Иннополис лицее командасы яклады. Информатика укытучылары Беляева О.С. һәм физика укытучысы Вәлиева Л. Р. җитәкчелегендә 9 кешедән торган команда төрле дәрәҗәдәге 5 медаль яулады. Кузьмин Даниил – алтын медаль, информатика, Заһиров Рузил – көмеш, информатика, Гарипов Фәргать – көмеш, физика, Зәйнуллин Әмир – бронза, физика, Белинский Тимофей – бронза, физика.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International