Спас районында тәрбиячеләр арасында иҗади ярышлар башланды

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Татарстанның Спас районында «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы башланды. Беренче көнне шәһәр балалар бакчаларының дүрт тәрбиячесе башка төркем балалары белән дәресләр үткәрде.

Тәрбиячеләр уеннар, җырлар һәм биюләр күрсәттеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әкият геройларын искә алырга ярдәм иткән төрле  методлар һәм алымнар күрсәттеләр. Шулай ук балалар педагоглар белән бергә рәсемнәр буенча әкият иҗат иттеләр, татарча сөйләшергә өйрәнделәр, келәй һәм тоз ярдәмендә кышкы агач ясадылар. Ә тоз белән тәҗрибә балаларга су тутырылган бер стакан өслегенә чи бәрәңге кисәген күтәрергә ярдәм итте.

«Родничок» катнаш балалар бакчасының татар теле укытучысы Гөлназ Рәхимова конкурста беренче тапкыр катнашуын һәм бераз дулкынлануын сөйләде.

«Рус балаларын татарча сөйләшергә өйрәтү өчен кызыклы методлар табарга тырышам. Соңгы вакытта, мәсәлән, Деньенеш һәм Кюизенер методикалары белән кызыксындым», — дип уртаклашты тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International