Рособрнадзор җитәкчесе вузларны тикшерүнең яңа системасына якын килүләр турында сөйләде

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Россия  мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль  җитәкчесе Анзор Музаев «Гайдар форумы» кысаларында эксперт дискуссиясендә катнашты, анда хәзерге шартларда мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелекнең яңа алымнары турында фикер алышынды.

2021 елның 1 июленнән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт мәгариф оешмаларын тикшерү планын яңача  формалаштырачак: тикшерү өчен вузлар риск категорияләре нигезендә сайланачак.

"Әгәр мәгариф оешмасы риск зонасына эләкмәсә, аның буенча шикаятьләр булмаса һәм төрле мониторинглар буенча ул югары күрсәткечләргә ия икән, аны өстәмә рәвештә тикшерү өчен ихтыяҗ бармы икән?", — дип билгеләп үтте Анзор Музаев.

Югары риск зонасына эләккән вузлар, киресенчә, ешрак тикшереләчәк. Барлык белем бирү оешмаларына карата мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау эше көчәйтеләчәк.

Рособрнадзор җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта тикшерүләр вакытында зур мәгълүматларны туплау һәм анализлау потенциалы җитәрлек дәрәҗәдә файдаланылмый. "Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең, башка ведомстволарның мониторинглары һәм мәгълүматлар базасы бар. Барлык мәгълүматлар җыелмасыннан  файдаланып, без теге яки бу вузның сыйфатсыз эшләвен, һәм анда тикшерү яки башка чаралар таләп ителүен төгәлрәк аңлый алыр идек», — дип аңлатты Анзор Музаев.

Ул тикшерүләр уздырганда студентларның белемнәрен турыдан-туры объектив контрольдә тотарга кирәк, дип өстәде. “Биредә контроль үткәрергә мөмкин булган верификацияле бәяләү чаралары банкының тутырылышы проблема булып кала”. Бу бурычны хәл итүдә мәгариф оешмалары үзләре катнашырга тиеш, ә алдынгы югары уку йортлары флагман булырга һәм бу процессларны үз өстенә алырга тиеш", — дип билгеләп үтте Анзор Музаев.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт башлыгы пандемия вәзгыяте вузларга контроль һәм күзәтчелек системасын үзгәртеп кору эшен тизләтте, дип сөйләде. Планлы тикшерүләр вакытлыча туктатылды, ә элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту видеоэлемтә чаралары ярдәмендә дистанцион рәвештә үткәрелде. Шул исәптән дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырыла торган программаларны лицензияләү процедурасы да үзгәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International