Татарстан районнарыннан биш укучы химия буенча «Олимпка юл» олимпиадасында җиңү яулады

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

13-15 гыйнварда ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Республика Олипиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучыларының  химия буенча республика  “Олимка юл”  олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Химия буенча олимпиадада Татарстан Республикасының 36 муниципаль районыннан 104 укучы катнашты.

Химия буенча «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре:

- Артур Дегтярев, Чистай муниципаль районы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

- Әмирсалих Анамов, Актаныш муниципаль районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты” МАББУнең 9 сыйныф укучысы;

- Алинә Әхмәтҗанова, Баулы муниципаль районы Ю.А. Гагарин исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Малик Мөхәрләмов, Арчаның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле В. Ф. Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.


- Рәис Мөхәммәтҗанов, Саба муниципаль районы "Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Татарстан Республикасының 23 муниципаль районыннан (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Арча, Балтач, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Тукай, Чистай) 43 укучы олимпиада призерлары булды.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының химия фәннәре докторы Игорь Седов җитәкчелегендәге аспирантлары һәм укытучы-профессор-укытучылар составы хезмәткәрләре кергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International