Актанышта гуманитар гимназиянең яңа корпусы төзеләчәк

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Быел Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең яңа корпусы төзелә башлаячак. Бу хакта Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов “Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заман”төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылышы вакытында хәбәр итте.

Чара районның 90 еллыгына һәм Актанышка нигез салынуның 310 еллыгына багышланган иде.  “Бу район безгә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне, җырчы Әлфия Авзалованы, актер Мухтар Мутинны бүләк итте", — дип белдерде Энгель Фәттахов. Ул узган ел район 200 мең тонна икмәк җыеп, Татарстанның биш икмәкле районы арасына керде, дип өстәде.

Район башлыгы Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясенең  2011 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгәнен искә төшерде. «Биредә Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән дә балалар белем алды. Гимназиянең яңа корпусы төзелгәннән соң, укучылар саны артыр дип ышанабыз», — дип өметен белдерде Энгель Фәттахов.

Чарада шулай ук Казан кунаклары -  тарих институты директоры Мәрҗани тарих институты директоры Радик Салихов һәм Г. Ибраһимов исемендәге исемендәге исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Радик Салихов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International