Мамадыш районыннан өч укучы физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда мамадышлыларның күпмесе катнашачагы әлегә билгеле түгел.
Район мәгариф бүлегендә исемлекләрнең әле формалашуын билгеләп үттеләр. Биредә шулай ук Мамадыш районы Татарстанның олимпиада хәрәкәтендә өченче ел рәттән алдынгы позицияләрнең берсен алып тора, дип билгеләп үттеләр.
Район башлыгы Анатолий Иванов, Яңа ел алдыннан сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәмендә чыгыш ясап, мондый югары нәтиҗәләр — педагогик составның да, укучыларның да казанышы, дип ассызыклады.
Муниципалитетта мәгарифкә аерым игътибар бирелә. Берничә ел инде «Сәләтле балалар» проекты эшли, ул барлык фәннәр буенча укучыларны тирәнтен әзерләүне күздә тота. Дәресләргә балалар зур теләк белән йөри. Бу елның гыйнварыннан мәктәп укучыларының 100%ы проект кысаларында рус теле һәм математиканы өйрәнүгә кереште.
Дәресләрне район мәктәпләре педагоглары оештыра. Шулай ук укучылар КФУның Алабуга филиалына да чыгалар, анда алар белән вуз белгечләре эшли.
Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы ачылуын хәбәр иткән иде. Ярышларда муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган 9-11 сыйныф укучылары катнашачак.