Татарстанның Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылыннан ветеран укытучы өчен бәйрәм оештырылды. 35 ел балалар укыткан Бибинур Сәгъдиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Рушания Әхмәдуллина килгән иде. Мөхтәрәм кунаклар Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Үзенең укытучысын Түбән Кәминкә мәктәбе директоры Әхтәм Мусин да котлады. Әлбәттә, котлауларга ветеранның туганнары, якыннары да кушылды. Юбилярны котларга аның биш баласы, күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары, абыйсы, кыз туганнары һәм күршеләре җыелган иде.
“Әниебез өчен шундый матур тантана оештыруда катнашкан һәркемнә, аеруча район җитәкчелегенә, район җитәкчелегенә зур рәхмәт”, — дип ихлас сүзләрен белдерделәр Бибинур апаның балалары һәм оныклары.