25 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Волгоград өлкәсендә «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы узачак. Анда илнең барлык төбәкләреннән 85 педагог катнашачак. «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә, шулай ук конкурсны оештыручылар булып Гомумроссия мәгариф профсоюзы һәм “Учительская газета” нәшрият йорты” АҖ чыгыш ясый.
Конкурсның йомгаклау этабын ачу тантанасы Волгоградта 25 гыйнварда булачак. Икенче көнне конкурс сынаулары башлана. Алар 55 нче «Белемнәр үзәне» мәктәбе һәм шәһәр балалар-яшүсмерләр үзәге мәйданчыкларында узачак. Чараларны үткәрүдә «Мәгариф волонтерлары», «Җиңү волонтерлары», «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтләре һәм проектлары вәкилләре ярдәм күрсәтәчәк.
Педагоглар «Методик остаханә», «Дәрес» конкурс сынаулары барышында үз осталыкларын күрсәтәчәкләр, шуннан соң 15 лауреат билгеләнәчәк. «Сыйныф сәгате» һәм «Мастер-класс» сынаулары нәтиҗәләре буенча жюри конкурс призерлары бишлеген сайлаячак.
Финал чарасы 2 февральдә яңартылган форматта узачак. Пресс-конференция режимында призерлар матбугат вәкилләре, педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, мәктәп укучылары һәм педагогика югары уку йортлары студентлары сорауларына җавап бирәчәкләр. Сынау нәтиҗәләре буенча иң яхшы биш укытучы арасыннан җиңүче сайланачак.
Волгоград өлкәсе губернаторы урынбасары Зина Мержоева ассызыклаганча, конкурс барышында барлык куркынычсызлык чаралары тәэмин ителәчәк, шулай ук Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк.
Конкурста Татарстан Республикасын Мамадыш шәһәренең 1 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Байкеева тәкъдим итәчәк. Без аңа уңышлар телибез һәм җиңү белән кайтуын көтәбез!
Белешмә өчен
2019 елда Волгоградның 55 нче номерлы «Белемнәр үзәне» мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Арачашвили ил укытучыларының төп һөнәри бәйгесендә җиңүче булды, ә Волгоград өлкәсе конкурсны 2020 елда кабул итүче як дип игълан ителде.
«Россиянең Ел укытучысы – 2020» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы, катлаулы эпидемиологик хәл аркасында, 2021 ел башына күчерелгән иде. Финалда катнашучылар өчен вебинарлар сериясе 2020 елның 14-16 декабрендә узды.
«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын гамәлгә куючылар – Россия Мәгариф министрлыгы, Гомумроссия мәгариф профсоюзы һәм «Учительская газета» нәшрият йорты» АҖ.