2021 елның 1 июленнән мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт югары уку йортларын тикшерү планын яңача формалаштырачак: университетларны аларның риск категориясе нигезендә сайлаячаклар.
Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев Мәскәүдә узган "Гайдар форумы" да сөйләде.
Риск дәрәҗәсен билгеләү өчен, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм башка ведомстволарның мәгълүмат базалары һәм мониторинг нәтиҗәләре анализын кулланачаклар.
"Әгәр мәгариф оешмасы риск зонасына эләкми икән, аның буенча шикаятьләр юк һәм төрле мониторинглар буенча ул югары күрсәткечләр күрсәтә, аны өстәмә рәвештә тикшерергә кирәкме?"- дип билгеләп үтте Анзор Музаев.
Һәм, киресенчә, күрсәткечләр нормалар кысаларыннан чыккан югары уку йортлары ешрак тикшереләчәк. Әмма вузларга карата хокук бозуларны профилактикалау эше көчәйтеләчәк. Тикшерү вакытында төп критерийларның берсе, Анзор Музаев фикеренчә, студентларның белемнәрен объектив турыдан-туры контрольдә тоту булырга тиеш, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Әмма проблема бар: сертификацияләнгән бәяләү чаралары гына җитми, алар ярдәмендә мондый контроль үткәрелергә мөмкин.
"Бу мәсьәләне хәл итүдә мәгариф оешмалары үзләре катнашырга тиеш, ә алдынгы югары уку йортлары флагман булырга һәм бу процессларны үз өстенә алырга тиеш", - дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы.