Татарстанда мәктәп укучылары арасында рус әдәбиятын иң яхшы белүчеләр билгеле булды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

13-15 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Республикасының 8-11 сыйныф укучылары арасында рус әдәбияты буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы  һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Бу ярышта Татарстанның 37 муниципаль районыннан муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган укучылар, шулай ук узган елгы олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары катнашты.

14 гыйнвар көнне Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында катнашучылар бер турда (язмача) тест, аналитик һәм иҗади характердагы 4 биремне үтәделәр.

8 нче сыйныф укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар 2 биремне үтәделәр: 1 нче бирем –  проза текстына тулы анализ, 2 нче иҗади бирем –  эссе язу.

Бу олимпиадада мәртәбәле  жюри эшләде. Аның составында КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чит телләр кафедрасы профессорлары һәм доцентлары эшләде.

Әдәбият буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабында Чистай районы 1 нче лицееның 8 сыйныф укучысы Маргарита Пьянова җиңүче булды.

Казан, Чаллы, Саба, Югары Ослан, Бөгелмә, Лаеш, Яшел Үзән, Актаныш, Минзәлә, Ютазы районнарыннан 10 укучы призер булды.

Рус әдәбияты буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре:

Зөлфия Шәфигуллина, Казан шәһәре Мәскәү районының Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе 9 сыйныф укучысы;

Любовь Советова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясе 9 сыйныф укучысы;

Алинә Харисова, Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясе 9 сыйныф укучысы;

Адилә Зәйдуллина, Әлки муниципаль районы Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

Александра Печникова, Казан шәһәре Мәскәү районы Ж.А. Зайцева исемендәге 122 нче номерлы гимназиясе 10 сыйныф укучысы;

Дарья Гарифҗанова, Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясе 10 сыйныф укучысы;

Нурия Гайнетдинова, Казан шәһәре Яңа Савин районы 7 нче гимназиясе 11 сыйныф укучысы;

Елизавета Мәйданова, Казан шәһәре Вахитов районының 39 нчы инглиз телен тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Татарстан Республикасының 21 муниципаль районыннан 53 укучы олимпиаданың төбәк этабы призерлары булды.

Рус әдәбияты буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 2020-2021 уку елында Кырым Республикасында узачак. Анда катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International