14-16 гыйнвар көннәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 9-11 сыйныф укучылары арасында рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы узды.
Әлеге олимпиадада Татарстанның 22 муниципаль районыннан муниципаль этапта тиешле күдәмдә баллар җыйган 9-11 сыйныф укучылары, шулай ук узган елгы Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары катнашты.
15 гыйнварда олимпиадада катнашучыларга бер турга (язмача) 8 биремне үтәргә тәкъдим ителде, ул үз эченә проблемалы (эвристик) характердагы лингвистик биремнәрне ала.
Рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында мәртәбәле жюри эшләде Аның составында Казан федераль университетының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы , “Клиник лингвистика” фәнни-тикшеренү лабораториясе, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университеты – Казан авиация институтының Халыкара әзерлек бүлеге доцентлары һәм укытучылары бар иде.
Конкурста республиканың Актаныш, Түбән Кама, Чистай районнарыннан, шулай ук Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 13 укучы җиңүче булды:
Лилия Фәйзиева, Казан шәһәре Совет районының 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
Арслан Маннанов, Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе 9 сыйныф укучысы;
Диана Даминдарова, Казан шәһәре Вахитов районының «Солнце” «махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәге” урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
Мария Кудряшова, Түбән Кама районының 35 нче лицейның 9 сыйныф укучысы;
Дарья Симонова, Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицейның 9 сыйныф укучысы;
Анастасия Руднева, Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицее 10 нчы сыйныф укучысы;
Дамир Хәмидуллин, Чаллы шәһәренең 36 нчы инновацион технологияләр лицее 10 сыйныф укучысы;
Дарья Никитина, Казан шәһәре Мәскәү районы "Ж. А. Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясе”нең 10 сыйныф укучысы;
Елизавета Трунова, Чаллы шәһәре 77 нче Гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;
Нәфисә Вәлиева, Актаныш районы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның 10 сыйныф укучысы;
Диләрә Садриева, Чистай районы 1 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;
Капитолина Унтила, Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясе 11 сыйныф укучысы;
Ксения Бакшаева, “КФУның ІТ-лицее” гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
Татарстан Республикасының Азнакай, Бөгелмә, Түбән Кама муниципаль районнарыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән 36 укучы призер булды.
2020-2021 уку елында рус теле буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Башкортостан Республикасында узачак. Анда катнашучыларга уңышлар телибез!