Арчада Ш. Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча укулар узды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Арча районында Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча махсус укулар узды. Ташкичү гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган чарада мәгариф өлкәсенең 80нән артык вәкиле – район укытучылары һәм укучылары катнашты.

Традицион укулар республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Укытучылар һәм укучылар Ш. Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча фәнни эшләр тәкъдим иттеләр. Эш барышында катнашучылар танылган галим, җәмәгать эшлеклесе тормышыннан һәм иҗатыннан булган фактларны өйрәнгән хезмәтләрен тәкъдир иттеләр.

Бүләкләү тантанасында Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров җиңүчеләргә дипломнар тапшырды һәм чараны оештыручыларга, мәктәп коллективына зур рәхмәт белдерде, Шиһабетдин Мәрҗани мирасы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә бәяләп бетергесез өлеш булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International