Быел Татарстанда башлангыч мәктәпләр өчен татар теле буенча яңа дәреслекләр эшләнәчәк. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз әңгәмә» программасында сөйләде.
"2020 елда без беренче сыйныф өчен дәреслек эшләдек. Быел тагын өч дәреслек, икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар өчен эшләнәчәк. 2021 ел ахырына кадәр башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр линейкасын булдыру буенча эш тәмамланачак", – дип сөйләде профессор.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа дәреслекләр белән полилингваль комплекс базасында да, КФУ Филология институтының партнерлары булган мәгариф оешмалары базасында да экспериментлар үткәрелә.
«Бүгенге көндә шактый уңай фикерләр алабыз. Әгәр бу проект хупланса, без шулай ук бишенчедән алып тугызынчыга кадәр сыйныфлар өчен дә тиешле дәреслекләр эшләнер дип өметләнәбез», – дип ассызыклады Җамалетдинов.