Аттестация-2021: имтихан кампаниясенең үзенчәлекләре

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 2021 елда 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибенә карата кабул ителгән карарлар турында игълан итте.

"Әлеге карарлар эпидемиологик куркынычны киметү һәм 2021 елда мәктәп укучыларының йомгаклау аттестациясен үткәрүне максималь дәрәҗәдә куркынычсыз итү өчен барлык катнашучыларның һәм имтиханнарны оештыручыларның сәламәтлеге һәм иминлеге мәнфәгатьләрендә кабул ителде. Имтиханнар уздырганда шулай ук 2020 елда БДИда үзен уңышлы яктан күрсәткән һәм имтиханнардан соң авырулар санының яңа артуын булдырмый калырга мөмкинлек биргән эпидемиологик куркынычсызлык чаралары да кулланылачак", – дип шәрехләде Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев.

11 сыйныф

1. 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен 2021 елда имтиханнарны вакытыннан алда үткәрү вакыты гамәлдән чыгарылган.

2. Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе югары уку йортларына укырга керүчеләр өчен генә 31 майдан 2 июльгә кадәр узачак.

3. Өстәмә чор – 12 июльдән 17 июльгә кадәр.

4. Урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен, югары уку йортына керергә теләмәүче чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәптә ике фәннән – рус теле һәм математикадан 24-28 май көннәрендә контроль эш формасында дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыра.

5. Вузларга укырга керергә җыенучы һәм БДИ тапшырачак чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат алу өчен рус теленнән канәгатьләнерлек нәтиҗәгә имтихан бирү дә җитә.

 

6. 2021 елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелмәячәк.

7. Сайлау алу предметлары буенча БДИ штат режимында үткәреләчәк. Имтихан тапшыру өчен предметлар саны үзең телзгән кадәр.

8. БДИның төп чоры 2021 елның 31 маеннан 2 июленә кадәр, барлык имтиханда катнашучылар, шул исәптән узган елларның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә планлаштырыла.

9. Авыру яисә башка җитди сәбәп аркасында төп срокларда имтиханнар тапшыра алмаган БДИда катнашучылар өчен 2021 елның июль уртасында өстәмә БДИ үткәрү вакыты каралачак.

 

10. 11 сыйныф укучыларына БДИга керү өчен йомгаклау иншасы өчен "зачет" алырга кирәк. Узган елларда чыгарылыш сыйныф укучыларына йомгаклау иншасы язарга кирәкми, ләкин алар, әгәр инша нәтиҗәләре югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алу өчен кирәк булса, аны теләк буенча язарга хокуклы.

11. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясе ДЧИ формасында үткәреләчәк. Теләк булса, алар БДИны да сайлый алалар.

 

9 сыйныф

1. 9 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытыннан алда үткәрү вакыты шулай ук гамәлдән чыгарылган.

2. ТДИның төп чоры 24 майдан 28 майга кадәр үткәрелә.

3. Өстәмә чор – сентябрь башында.

4. Имтиханнарны рус теле һәм математика буенча гына тапшыру мәҗбүри.

5. 9 сыйныф өчен аттестатлар төп гомуми белем турындагы аттестатлар ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк.

6. 2021 елда 9 сыйныфны тәмамлаучылар ТДИны сайлап алу буенча уку предметларын тапшырмаячаклар.

 

7. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен шулай ук бер уку предметы буенча контроль эшләр башкарылачак. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре аттестат алуга һәм йомгаклау аттестациясенә кертелүгә йогынты ясаячак.

8. Контроль эшләр якынча 2021 елның 17-25 маенда узачак.

9. 9 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен уздыру гамәлдән чыгарылмый. Төбәк хакимият органнары карары буенча ул көндезге формада да, дистанцион формада да үткәрелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International