Тематик атна кысаларында конкурста катнашучылар үз сәләтләрен тормышка ашырырга, soft skills үстерергә һәм тайм-менеджментка өйрәнергә мөмкин биргән өлкәне ничек сайларга икәнен беләчәкләр. Шулай ук алар 2021 елга үз максатлары планын төзиячәкләр һәм аны иҗади формада тәкъдим итәчәкләр. Ә челлендж атнасы кысаларында балалар үзләренең уңыш тарихлары белән уртаклаша алачак.
Атнаның турыдан-туры эфирларын “Зур тәнәфес” җиңүчеләре, Мәскәү өлкәсеннән Наталия Комарова һәм Ямал-Ненец автоном округыннан Максим Древинский алып барачак.
18 гыйнварда атнаны “Үзең өчен эшчәнлек өлкәсен ничек табарга” дигән онлайн-лекторий үтәчәк. Аның барышында параолимпия йөзү буенча дөнья чемпионы, журналист Александра Агафонова укучыларга һөнәрмәндлек юлын ничек сайларга икәнлеге хакында сөйләячәк.
19 гыйнварда туры эфирда яшьләр тренеры һәм коуч, тревел-блогер Анна Киселева белән, «Хогвартстан тыш магия: хыяллар чынга ашсын, ә максатларга ирешелсен өчен ничек эшләргә» дип исемләнгән очрашу булачак.
21 гыйнварда «Soft skillsны ничек үстерергә» дип исемләнгән онлайн-лекторийны телетапшырулар алып баручы, журналист Денис Полунчуков үткәрәчәк.
23 гыйнварда укучылар «Ничек өлгерергә: тайм-менеджмент серләре» дигән туры эфирда үз вакытыңны ничек планлаштырырга кирәклеген беләчәкләр.
Белешмә өчен
«Зур тәнәфес» конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты. Конкурсның беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 1 миллионнан артык мәктәп укучысы катнашты. Конкурсның максаты – һәр яшүсмергә үз-үзеңне таныту һәм көчле якларыңны табу мөмкинлеге бирү.
2020 елның 31 октябреннән 5 ноябренә кадәр «Артек» балалар-яшьләр үзәгендә «Зур тәнәфес»нең беренче сезоны финалы узды. Конкурста 600 өлкән сыйныф укучысы җиңүче булды: 300е – 9-10 сыйныф укучылары, ә 300е унберенче сыйныф укучылары. 11 нче сыйныф укучылары 1әр миллион сум акча алдылар, бу акчаларны алар белем алуга түләү өчен тота алачаклар. Моннан тыш, аларның вузга керү өчен казанышлар портфолиосына 5 балл өстәү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
9-10 сыйныф укучылары 200әр мең сум акча алдылар. Бу акчалар өстәмә белем алуга һәм белем бирү гаджетларын сатып алуга тотылырга мөмкин. Конкурс финалистларының барысы да (1200 кеше) «Артек» балалар-яшьләр үзәгенә юлламалар алачак.
20 иң яхшы мәктәп белем бирү мөмкинлекләрен булдыру һәм техник җиһазландыру өчен финанс ярдәме алды (2әр миллион сум). Ә җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар 150шәр мең сум акча белән бүләкләнделәр.
Конкурс ел саен үткәрелә, «Зур тәнәфес»нең яңа сезоны 2021 елның 28 мартында, Зур тәнәфес көнендә старт ала.
«Зур тәнәфес» конкурсын оештыручылар: «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ.
«Зур тәнәфес» партнерлары – Саклык банкы. Mail.ru Group.