Ольга Алексеевна, күпләрне борчый: 2021 елда БДИда яңа биремнәр кулланылырмы?
Ольга Котова: Юк, булмаячак! БДИның перспектив модельләре 2021 елгы чыгарылышларга кагылмый. Хәзер мәктәпне тәмамлаучы балалар имтиханнарны август аенда ук басылып чыккан һәм расланган модельләр буенча тапшырачаклар. Биредә бернинди үзгәрешләр дә планлаштырылмый.
БДИ-2022гә килгәндә, үзгәрешләр, чыннан да, булачак. Һәм бу безнең теләк түгел, имтиханны катлауландыру бурычы куелмый. Эш шунда ки, нәкъ менә 2022 елда мәктәпне заманча мәктәп стандартлары буенча беренче сыйныфтан алып укыган балалар тәмамлаячак. Ә аларда бөтенләй башка алымнар. Аларда төп максат – фактлар, даталар яки формулаларны белү генә түгел, аларны гамәли куллануа белү дә. Мәктәп баланы анализларга, системалаштырырга, сайлап алырга һәм комбинацияләргә, алар нигезендә нәтиҗәләр ясарга өйрәтергә тиеш, дип басым ясалды. Әмма без бернинди "революцияләр" дә планлаштырмыйбыз. Белемнәрне тикшерүдән практикага күчү акрынлап булачак. Кайберәүләрне куркыткан перспектив биремнәр – 2022 елгы БДның расланган модельләре түгел.
Бу ни дигән сүз соң?
Ольга Котова: Автопромдагы концепт-кар бу очракта урынлы чагыштыру булыр иде. Иң эре җитештерүчеләр Женева автосалонында үзләренең яңа эшләнмәләрен һәм идеяләрен күрсәткәч, бу әле алар бүген, һичшиксез, производствога китәчәк һәм иртәгә юлларда пәйда булачак дигән сүз түгел. Монда да шулай. ФИПИ – фәнни учреждение. Без агымдагы ел имтиханы өчен биремнәрне генә эшләмибез. Без уку казанышларын бәяләүдә яңа алымнар, яңа технологияләр булдырабыз, алар берничә ел дәвамында эзлекле рәвештә кертелә ала. Алар беркайчан да кертелмәскә дә мөмкин. БДИның перспектив модельләре – нәкъ менә шундый концептуаль эшләнмә.
БДИның перспектив модельләре 2021 елгы чыгарылышларга кагылмый. Биредә бернинди үзгәрешләр дә планлаштырылмый.
Без аны профессиональ бергәлек белән тикшерәбез, мөмкин булганның барысын да апробациялибез. Яңа элементлар булачак реаль имтиханга акрынлап һәм бары тик озак фикер алышулардан соң гына кертеләчәк. Узган елның декабрендә апробациянең беренче этабында 21 регионнан 36 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы катнашты. Биремнәрне балалар югары, урта һәм аз әзерлек белән башкардылар. Алда илебезнең барлык төбәкләреннән килгән белгечләрдән килгән нәтиҗәләрне, искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне җентекле анализлау көтә. Апробациянең тагын бер этабы яз көне планлаштырыла. Аннары 2022-2024 елларда БДИның контроль үлчәү материалларының модельләрен этаплап корректировкалау буенча конкрет планнар төзиячәкбез.
Нинди кыенлыклар күзгә чалынды?
Ольга Котова: "Россиянең традицион мәктәбе өчен хас булган – текстны уку һәм аңлау белән бәйле кыенлык. Кайбер укучылар рус теле, тарих, җәмгыять белеме буенча БДИда анализ ясау өчен тәкъдим ителгән биремнәр һәм текстлар аңлатмаларын дөрес укый алмыйлар. Төп сүз-маркерларны гына билгелиләр, мөһим детальләрне кулдан ычкындыралар. Әмма бу безнең өчен дә сигнал – балалар яхшырак аңласын өчен биремнәрне, инструкцияләрне ничек камилләштерергә кирәклеген күрәбез.
Моннан тыш, без чыгарылыш сыйныф укучыларының төрле темаларга язылган, катлаулылыгы һәм структурасы бердәй булган текстларны төрлечә кабул итүләрен сиздек. Мәсәлән, рус теле буенча БДИда балалар кино һәм фильмнар турындагы текстка биремнәрне көнкүреш калдыкларын эшкәртү проблемасы турындагы текстка охшаш биремнәр белән чагыштырганда күпкә яхшырак башкардылар. Ягъни, җәлеп итә торган контекст чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уңышлылык нигезе булырга мөмкин.
Тагын бер момент – без типлаштырылган биремнәргә басым ясауның тискәре нәтиҗәләрен бик төгәл күрдек. Хәтта яхшы әзерлекле көчле балалар да объектив яктан гади, әмма таныш булмаган бурычларны бик авыр кабул итә. Ягъни формулировкалары элегрәк очрамаганнары. Апробация вакытында шундый ук кыенлыклар балаларда химия буенча БДИда химик матдәләр концентрациясенең гади исәп-хисапларын үтәгәндә барлыкка килде.
Шуңа күрә аерым басым ясау практикасы, чыннан да, белем бирү сыйфатына бик зыян сала. Әгәр балалар өйрәнелгәннәрнең шаблон кысаларыннан чыга торган ниндидер яңалык күрсәләр, алар бик авыр кабул итәләр.
Тугызынчы сыйныфлар өчен ТДИда бик практик биремнәр барлыкка килде: бакча участогында юллар өчен плитка санын ничек исәпләргә, диварларны буяу өчен ничә банка буяу кирәк?
Ольга Котова: БДИда без көнкүреш контекстыннан читкә китәбез һәм профессиональ якка хәрәкәт итәбез: 11 сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе студент булырга һәм заманча һөнәр алырга тели. Мәсәлән, физика һәм биологиядән – тәҗрибә туплау һәм үткәрү белән бәйле биремнәр, җәмгыять белеме буенча – социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә анализ тәкъдим ителгән. Химия буенча модельләрдә материал белеме һәм энергетика, экология һәм сәламәтлек саклау, биология буенча – медицина, экология, агрономия һәм ветеринария белән бәйле биремнәр бар; география буенча (географиянең үзеннән тыш) – экология һәм икътисад белән; математика буенча – инженер, икътисадый аспектлар, робототехника һәм ясалма интеллект өлкәсендә эшләнмәләр контексты.
Химия һәм физика буенча ТДИда шулай ук пробиркалар һәм приборлар белән реаль экспериментлар да өстәлә. БДИ-2022дә бу булырмы?
Ольга Котова: юк, 2022 елда БДИда пробиркалар һәм приборлар белән реаль экспериментлар булмаячак. Белгәнегезчә, узган ел пандемия аркасында ТДИ үткәрү мөмкин булмады. 2021 елда да ТДИда сайлау буенча предметлар гамәлдән чыгарылган. Тугызынчы сыйныфлар өчен расланган имтихан биремнәрендә реаль экспериментлар бар, тик практикада бөтен ил буйлап алганда, ул химик экспериментка кертелмәгән. Шуңа күрә БДИда реаль экспериментлар тәкъдим итәр алдыннан бөтен ил өчен яңа форматта ТДИ үткәрергә, мәктәпләрнең җиһазланышына, укытучыларның югары мәктәп кысаларында эшләргә әзерлегенә анализ ясарга, мөмкин булган проблемалар турында фикер алышырга кирәк.
Тел укытучыларында рус теле буенча перспектив модельләр бик күп сораулар уятты: ФИПИ экспертлары 1-2 минут эчендә чишелә торган, тыныш билгеләренә кагылышлы өч "кыска" биремнәрне алып ташладылар. Алар урынына шактый гына күләмле булган текстларны анализлау өчен биремнәр барлыкка килде. Ә имтихан вакыты артмаган. Чыгарылыш сыйныф укучылары бөтен эшне башкарып өлгерерме?
Ольга Котова: Минем сорауга каршы соравым бар: ә бу биремнәрне 1-2 минут эчендә кем ясаган? Кайбер коллегаларның раслаулары, нигездә, бәяләүгә генә корылган, конкрет мәгълүматлар белән расланмаган. Һәр биремне үтәү вакыты – укучының шәхси характеристикасы, ул үз темпында эшли. Ул игътибарлылыкка, функциональ укуга, хәтер эшенә, баланың эмоциональ торышына бәйле – күп сандагы параметрларны исәпкә алырга кирәк.
Апробация нәкъ менә укучыларда туган тел һәм туган тел булмаган рус теле буенча биремне үтәүгә күпме вакыт китүе турында мәгълүмат тупларга ярдәм итәчәк. Әгәр без имтихан вакытын арттырырга кирәклеген күрсәк – әлбәттә, ул арттырылачак. Әмма моны эмоцияләр түгел, ә объектив мәгълүматлар нигезендә эшләргә кирәк.
Математика укытучылары да пошаманда: профильле имтиханда комплекслы саннарга биремнәр барлыкка килде, кайбер мәктәпләрдә балалар аны өйрәнми. БДИны ничек тапшырырга?
Ольга Котова: "РФдә мәгариф турында"гы закон буенча һәр мәктәп, конкрет эш шартларыннан чыгып, үзенең төп белем бирү программасын формалаштыра. Шуңа күрә безнең илдә 40 меңнән артык төп белем бирү программасы бар. Кайбер мәктәпләрдә бу теманы программага кертмәскә карар кылулары да ихтимал. Моннан тыш, әгәр без 2022 елга тулысынча күчәчәк югары сыйныфлар өчен гамәлдәге стандартларны (ФГОС) карасагыз, аларда кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән профильле укыту күздә тотылуын күрерсез. Мәсәлән, медицина-биология, физика-математика, икътисад, гуманитар һәм башка класслар. Комплекслы саннарга инженерия, физика, робот техникасы, ясалма интеллект белән бәйле белгечлекләр буенча ихтыяҗ зур. Югары уку йортларына шушы һәм башка юнәлешләр буенча укырга керергә әзерләнүче чыгарылыш сыйныф укучылары, тугызынчы сыйныфтан соң, тиешле профильне сайлыйлар.
Тагын бер кат исегезгә төшерәм: хәзер биремнәрне апробацияләү һәм тикшерү бара. Әгәр без биремнең "эшләми" икәнен күрсәк,аның буенча төзелгән тема күпчелек мәктәпләрдә өйрәнелми икән, мондый бирем имтиханга кертелмәячәк. Яки аны кертү берничә елга кичектерелә.
Биологиядән БДИга да, укытучылар ышандырганча, олимпиада дәрәҗәсендәге биремнәр дә өстәлә – аларны математика, химия, физика белән чиктәш дияргә була. Биологиягә атнага бер генә сәгать вакыт бирелә икән, баланы ничек әзерләргә?
Ольга Котова: Әйдәгез, тәртип буенча. Беренчедән. Биологияне башка табигый фәннәрдән катгый рәвештә аерып булмый. Шуңа күрә фәнара элемтәләр имтиханда, чыннан да, бар, әмма алар төп рольне уйнамый. Биологияне өйрәнгәндә гади математик исәп-хисапларны да үткәрергә кирәк. Нишләптер хезмәттәшләрен физика, химия, география буенча исәп-хисап бурычлары борчымый, ә биология буенча гади исәп-хисап "олимпиада биреме"дип игълан ителә.
Икенчедән. Теләсә кайсы фән буенча имтиханда база, югары, һәм югары авырлык дәрәҗәсе буенча биремнәр бар. Соңгылары һәрвакыт тирән системалы белем, логик фикерләү, аналитик күнекмәләр таләп итә. Монда өйрәнелгән шаблоннарны һәм алгоритмнарны яңадан күрсәтү гына җитми. Бу – хәтерне тикшерү түгел.
Өченчедән. БДИ – вузга керү өчен иң әзерлеклеләрне сайлап алу. Төрле югары уку йортлары чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә төрле таләпләр куя. Биология буенча имтихан егет-кызларга төрле баллар белән медицина югары уку йортларына, классик университетларның биология факультетларына, һәм азык-төлек җитештерүләре, психология, урман сәнәгате һәм аграр хуҗалыгы белгечлеге белән бәйлу уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бирә.
Һәм менә дүртенчесе. Инде әйткәнемчә, заманча мәктәп стандартлары 10-11 сыйныфларда фәнне тирәнтен системалы өйрәнүче профильле уку йортлары буларак күзаллана. Укучылар өчен профиль булмаган предметлар база дәрәҗәсендә өйрәнелә (атнасына 1 сәгать). Өстәмә дәресләрдән һәм мәктәпнең тырышлыгыннан һәм дә чыгарылыш сыйныф укучысының үзеннән башка, әлбәттә, БДИда 100 балл алу кыен булачак.
Зур башкала мәктәпләре белән барысы да аңлашыла: анда меңләгән укучы, уннарча параллель профильле сыйныфлар. Ниндиен җаның тели, сайла гына. Ә менә бер укучы гына профильле математиканы яки биологияне сайлаган кечкенә авыл мәктәбенә нишләргә? Әгәр укытучы әзер түгел һәм аны шул ук комплекслы саннар темасы буенча әзерли алмый икән?
Ольга Котова: бу хакта сезгә, мөгаен, мәгариф министрлыгындагы коллегалар яхшырак сөйлиячәктер. Шулай да аңлатырга тырышып карыйм. Беренчедән, авыл мәктәпләрен түбәнсетәсе килми: аларда бик күп көчле, талантлы укытучылар бар. Үз предметы буенча ышанычлы белем бирүче чын профессионаллар бар. Икенчедән, аларга ярдәм йөзеннән инде бүген үк өстәмә белем бирү, дистанцион технологияләр кысаларында киң мөмкинлекләр тудырылган. 2021 ел ахырына Россиянең барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Һәр укытучы һәм укучы ФИПИ сайтында түләүсез ресурслардан һәм методик материаллардан, мәсәлән, БДИга мөстәкыйль әзерлек өчен навигатордан файдалана ала. Яки, әйтик, Мәскәү педагогик осталык үзәгенең, Сочиның "Сириус" белем бирү үзәгенең иң яхшы педагогларыннан, Россия электрон мәктәбе материалларыннан, төрле региональ белем бирү ресурсларыннан ачык курслар белән.
Күп кенә ата-аналар 2022 елда 100 балллы бала саны кимер дип борчыла. Сезнең фараз?
Ольга Котова: 2022 елгы БДИ модельләре әле формалашмаган. Һәм хәзер нинди дә булса фаразлар бирү мәгънәсез. Без укытучыларның һәм репетиторларның бердәм дәүләт имтиханнарында һәртөрле үзгәрешләргә бик авырсынып каравын аңлыйбыз, гәрчә сүз биремдә типик сүз тәртибен үзгәртү турында барса да. Нәкъ менә шуңа күрә без перспективалы модельләрне эшлибез, аларны бик озак сынап карыйбыз һәм фикер алышабыз, соңыннан гына уйланылган карар кабул итәбез. Ата-аналарга шуны аңларга кирәк: 2022 елда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да тигез шартларда булачак. Бер төбәктә биремнәр җиңелрәк, ә икенчесендә катлаулырак булачак дигән нәрсә булмаячак. Имтихан эшләре модельләре барысы өчен дә бердәм. Хәзер без 2022 елгы реаль имтиханга нинди яңа биремнәр кертергә, аларны бәяләү шкаласын ничек төзергә, 100 баллы шкалага беренчел балларны ничек күчерергә кирәклеген хәл итәчәкбез. Бу җитди фәнни бурыч – 2022 елгы һәм узган еллардагы БДИ нәтиҗәләренең чагыштырмалыгын тәэмин итү. Барысы да килеп чыгачагына шикләнмим.
ФИПИ сайтында җәмәгатьчелек фикер алышуына кайда керергә мөмкин?
Ольга Котова: БДИның перспектив модельләре буенча үз фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ФИПИ электрон почтасына җибәрергә мөмкин: fipi@fipi.ru без барысын да тирәнтен анализлыйбыз һәм безгә мөрәҗәгать иткән һәркемгә җавап бирәбез.
Сүз уңаеннан
10 нчы сыйныф укучылары яңа биремнәр өйрәнгәндә, 11 нче сыйныф укучылары БДИга әзерлек буенча финиш сызыгына чыктылар инде. 1 февральгә кадәр сайлап алу буенча быел ук нинди имтиханнар тапшырачагы турында гариза бирергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда вакытыннан алда БДИ тапшыру гамәлдән чыгарыла. Имтихан 31 майдан 2 июльгә кадәр югары уку йортларына керү өчен генә узачак. Өстәмә чор – 12 июльдән 17 июльгә кадәр. Вузга кермәүчеләр ике фән: рус теле һәм математика буенча 24-28 май көннәрендә Дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыра. Бу – мәктәптә үткәрелә торган контроль эш формасы. 2021 елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелмәячәк.
Рус теле буенча БДИны вузга кермәүчеләргә тапшырмаска мөмкин булачак. Тик әгәр укырга керергә җыенса, тапшырырга туры киләчәк, чөнки рус теле вузларга барлык белгечлекләр буенча кабул ителә. Хәтта техник юнәлешләрдә дә. Рус теле буенча эш 3,5 сәгатькә исәпләнгән. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт тарафыннан билгеләнгән югары уку йортларына керү өчен минималь планка 36 балл тәшкил итә. Әмма чынлыкта, бюджетка эләгү өчен, күпчелек университетларга эләгү өчен кимендә 60 балл яки югарыракны җыю мөһим
Профильле математика барлык белгечлекләрнең яртысына диярлек таләп ителә: булачак биоинформатика да, психолог, инженер, социологка... Рособрнадзор минималь баллы – 27. Бөтен эшкә дүрт сәгатькә якын вакыт бирелә. Узган ел белән чагыштырганда, математика буенча БДИда үзгәрешләр юк.
Экспертлар үз көчеңне чын-чынлап исәпләргә киңәш итә. Шуны аңларга кирәк, һәркем өчен дә БДИның яхшы нәтиҗәсе – ул 100 балл җыю түгел. Ә бәлки, ул сезнең әзерлек дәрәҗәсе белән алынганы, яки аннан да югарырагы. Берничә вузны сайлагыз, былтыр аларга нинди баллар белән узып булганын карагыз. Башка фәннәр буенча билгеләрегезне чагыштырыгыз: менә мин монда, әйтик, 80 балл җыйсам, керә алам. Ә менә бу югары уку йорты запас булачак: биредә 65 тә җитәчәк.
2021 елда информатика буенча БДИ беренче тапкыр компьютерларда узачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу фән буенча онлайн-тренажер урнаштырылган инде. Анда керергәерергә, барлык биремнәр белән танышырга була. Чыгарылыш сыйныф укучысына С++, Java, С#, Pascal, Python компьютер телендә программа төзергә, җайлаштырырга кирәк булачак. Электрон таблицалар белән эшләү һәм мәгълүмат эзләү буенча биремнәр бар әле.