Татарстаннан 80 эш «Физик культура һәм спорт – начар гадәтләргә альтернатива» Бөтенроссия акциянең республика этабында тәкъдим ителгән иде. Ул читтән торып үткәрелде.
Акциядә Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Ютазы муниципаль районнары, Чаллы шәһәре, Киров, Мәскәү һәм Совет районнары вәкилләре катнашты.
Республика этабында җиңүчеләрнең эшләре бөтенроссия конкурсына җибәрелде. Акциянең читтән торып үткәрелгән этабы нәтиҗәләре буенча Татарстаннан өч катнашучы «җиңүче» исеменә лаек булды.
Әлмәт шәһәренең балаларны үстерү үзәгеннән Румия Гобәйдуллина «Жар – птица» 6 нчы балалар бакчасыннан «Иң яхшы ирекле инициатива» номинациясендә җиңде.
Ютазы районының 3 нче урта гомуми белем мәктәбеннән Рөстәм Нигъмәтуллин «Физик тәрбия лидерлары» номинациясендә җиңүче булды.
Әлмәттә мөмкинлекләре чикле балалар өчен 19 нчы номерлы мәктәп «Киртәләрсез спорт" номинациясендә җиңүче булды.
Ә Зәй шәһәренең катнаш төрдәге «Василек» балалар бакчасы «Физкультура-сәламәтләндерү технологияләре» номинациясендә призер булды.