Татарстанда гомуми белем бирү оешмалары базасында «Кванториум» балалар технопаркларын булдыру һәм эшләтү буенча чаралар комплексын расладылар. ТР Министрлар Кабинетының әлеге карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«Кванториум» технопаркларын төзүнең төбәк координаторы итеп Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнде. Ведомствога концепцияне эшләргә, кирәкле җиһазлар исемлеген төзергә һәм килештерергә кирәк булачак.
Концепция, аерым алганда, балалар технопаркларының эш күрсәткечләре һәм индикаторлары исемлеген, аларның эшчәнлеге турында типлаштырылган нигезләмәне, шулай ук урнашу урынын, типлаштырылган дизайн-проектны һәм «Кванториумнар»ны зоналаштыру проектын үз эченә алачак.
Министрлыкка шулай ук «Кванториум» технопарклары эшен тәэмин итү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында килешү төзү бурычы йөкләнде.
«Кванториум» балалар технопаркларын төзү «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектында каралган.