21 гыйнварда гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен Татарстан тарихыннан мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.
Олимпиада «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында бер (теоретик) турда узачак.
Олимпиадада катнашучыларга биремнәр тәкъдим ителәчәк, анда балалар Татарстан һәм аның территориясендә яшәүче халыкларның Идел буе Болгары чорыннан алып безнең көннәргә кадәр тарихыбуенча үз белемнәрен күрсәтәчәкләр.
Балалар биремнәрне 3 сәгать дәвамында башкарачаклар.
Олимпиадада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан мәртәбәле жюри эшлиячәк. Жюри җитәкчесе – педагогика фәннәр кандидаты, Тарих институты директоры Марат Гыйбатдинов.
Олимпиадада Татарстанның 22 муниципаль районыннан 71 укучы катнаша. Катнашучыларның күбесе – Казан, Чаллы, Актаныш һәм Тәтеш районнары укучылары.
Һәр олимпиадада видеога төшерү каралган: катнашу процессы, биремнәрне карау, эшләрне күрсәтү һәм апелляция.