15-19 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе һәм IT-лицей базасында узган интеллектуаль ярышларда республиканың 8 муниципаль районыннан мәктәп укучылары катнашты. Алар – муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган укучылар, шулай ук узган елгы олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары.
Информатика буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче һәм икенче турда укучылар биремнәр чиштеләр. Алар шактый катлаулы биремнәрне чишүдә үз белемнәрен күрсәттеләр.
Бу олимпиадада составында КФУның Н. И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты һәм Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты профессорлары һәм доцентлары булган мәртәбәле жюри эшләде.
Казан шәһәре Мәскәү районы 2 нчеинтернат-лицейның 7 сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин информатика буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды.
Казан, Чаллы шәһәрләреннән 16 укучы призер булды.
Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Казан, Югары Ослан, Түбән Кама муниципаль районнарыннан 27 укучы җиңүче булды.
Казан, Чаллы, Әлмәт, Югары Ослан, Бөгелмә, Түбән Кама муниципаль районнарыннан 46 укучы олимпиаданың региональ этабы призерлары булды.
2020-2021 уку елында информатика буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Мәскәүдә узачак.