Автомәктәпләр эшчәнлеге белән бәйле “кайнар линия” ачылды

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында Татарстан Республикасы автомәктәпләре эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча «кайнар линия» ачылды. Әгәр сез түбәндәге хокук бозуларга, автомәктәпләр эшендә закон бозулар белән очрашсагыз:
1. Практик  дәресләр тәкъди ителгәннән азрак;
2. Бер автомәктәптә укып, икенчесеннән уку узу турында сертификат алсагыз;
3. Сыйфатсыз теоретик һәм практик белем бирүе;
4. Укытучыларның педагогик булмаган тәртибе һ. б.
Вконтакте ( https://vk.com/obrnadzor_tatarstan), Instagram (https://instagram.com/obrnadzor_tatarstan?igshid=p3r2...) рәсми төркемнәренә,  Landysh.Ahmetova@tatar.ru  электрон адресына яки  89874116463 «кайнар линия» телефоны буенча  шәхси хәбәр белән бу хакта мөрәҗәгать итә аласыз.

Анонимлык гарантияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International