22 гыйнварда 12 сәгатьтә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә (Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 122) Студентлар көненә һәм кышкы сессия тәмамлануга багышланган урам бәйрәме программасы старт ала.
Студентлар бәйрәменә Казан вузлары студентлары, абитуриентлар һәм теләге булган һәркем чакырыла. https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSd856KuHHaxd сайтында теркәлгәннәрне тюбингларда узышлар, Россия чемпионы Виктор Марковтан карда волейбол буенча мастер-класс, Татьяналар өчен лотерея һәм кар-квест көтә. Кайнар чәй һәм карабодай боткасы бәйрәмдә катнашучыларга яхшы кәеф булдырырга һәм туңмаска ярдәм итәчәк. Җылырак киенегез! Барлык сорауларга да Полина Сарвилина җавап бирәчәк: https://vk.com/vpelageyaa
14: 00 сәгатьтә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә волейбол буенча студентлар турниры старт ала. Командалар ярышларга монда теркәлергә мөмкин: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdL1nAX1tO15
Турнир буенча сорауларны Ленар Нургалиевка бирергә мөмкин: https://vk.com/lenr_nurg
Үзегез белән спорт формасын һәм аяк киемен алырга онытмагыз.
Абитуриентларны 14.00 сәгатьтә Идел буе физик культура. Спорт һәм туризм академиясе кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Данир Исламов белән очрашу көтә. Ул «Регата» кунакханәсенең конференц-залында узачак, ә 15 сәгатьтә булачак студентлар академиянең спорт объектлары буенча автобус экскурсиясенә китәчәк. Теләгк булганнарга теркәлергә кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSeSqdrjCuWvk
Чит шәһәрләрдән килгән абитуриентлар әти-әниләре белән бергә «Регата»кунакханәсендә урнаша ала. Номерлар броньлау өчен телефон: 8 (843) 221-03-45 (тәүлек буе).
Сүз уңында, әйтип үтик, Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгенә студентлар автобусларда югары уку йортының уку корпусы парковкасыннан килеп җитә алачаклар. Кузгалу вакыты – 11:30 сәгатьтә. Кире кайту рейслары – 14: 00 һәм 16:30 сәгатьтә оештырылачак.