"Олимпка юл» республика олимпиадасында математика буенча иң көчле укучылар ачыкланды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18-20 гыйнварда ТР мәгариф һәм фән министрлыгының  Олипиада үзәгене «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучыларының математика буенча республика “Олимка юл” олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Татарстанның 39 муниципаль районыннан 111 укучы катнашты.

Математика буенча «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре:
- Максим Васильев, Әгерҗе муниципаль районы Сарсак-Омга лицее 9 сыйныф укучысы;
- Анастасия Ефимова, Аксубай муниципаль районы Иске Ильдеряк урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
- Илья Колсанов, Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе 10 сыйныф укучысы»;
- Ильяс Маханов, Зеленодольск муниципаль районы С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 11 сыйныф укучысы;
- Алексей Кляшев, Мамадыш районы Олы Шышы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Татарстанның 17 муниципаль районыннан (Азнакай, Актаныш, Арча, Апас, Баулы, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Саба, Тукай, Чистай) 23 укучы олимпиада призерлары булды.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының профессор-укытучылар составы хезмәткәрләре кергән иде. Жюри рәисе – физика-математика фәннәре докторы, профессор Аркадий Попов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International