Табигать фәннәре буенча мәктәп олимпиадалары: кайда катнашырга һәм ничек әзерләнергә?

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Катнашырга кирәк булган иң дәрәҗәле 6 олимпиада (хәзерге 10 нчы сыйныф укучыларына)


“Курчатов олимпиадасы"

Физика һәм математика буенча олимпиаданы Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты Курчатов институты, МФТИ, МИФИ һәм СПбДУ белән берлектә үткәрә. Математика буенча биремнәр 6-11 сыйныф укучыларына, физика буенча 7-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән. Онлайн-сайлап алу этабында 14 февральгә кадәр катнашырга мөмкин. Сайлап алуны уңышлы узган катнашучылар, шулай ук 2020 елгы финал җиңүчеләре һәм призерлары йомгаклау этабына чакырылачак. Аның расписаниесе соңрак барлыкка киләчәк.

Мәктәп укучыларының  “Физтех” олимпиадасы

“Физтех” физика-математика олимпиадасын МФТИ оештыра. Биремнәр 8-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән. Онлайн-этап биремнәрен уңышлы үтәгән укучылар финалга чакырыла. Математика буенча финал – 20 февральдә, физика буенча – 21 февральдә. Онлайн-этапта 1 февральгә кадәр катнашырга мөмкин.

Укучыларның “Ломоносов” олимпиадасы

Олимпиаданы оештыручы – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты. Ярышлар 29 дисциплина буенча үткәрелә, шул исәптән математика, физика, информатика, биология һәм химия фәннәреннән. Катнашу өчен 5-11 сыйныф укучылары чакырыла. Йомгаклау этабына сайлап алу турының җиңүчеләре һәм призерлары кертелә. Финал МДУда, төбәк мәйданчыкларында, башка илләрдә (аерым фәннәр буенча) узачак. Финалны үткәрү вакыты һәм нечкәлекләре тиздән сайтта пәйда булачак.

“Югары проба” " Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы

Күппрофильле ярышны "Югары икътисад мәктәбе" Милли тикшеренү университеты (НИУ ВШЭ) үткәрә. Катнашу өчен Россия һәм якын чит илләрдән 7-11 сыйныф укучылары чакырыла. Фәннәр исемлеге киң: икътисад, информатика, математика, биология, химия, физика, электроника һәм исәпләү техникасы, бизнес нигезләре һ.б. Олимпиада ике этапта үткәрелә. Сайлап алу этабы онлайн-тест режимында уза. Финал – Россиянең 30 шәһәрендә, БДБ һәм Балтыйк буе илләрендә көндезге формада үткәрелә. 2021 елда йомгаклау этабы онлайн-форматта 29 гыйнвардан 9 февральгә кадәр узачак.

Мәктәп укучыларының Бөтенсебер ачык олимпиадасы

Бөтенсебер олимпиадасы ел саен математика, физика, информатика, химия, биология һәм астрономия буенча белемнәрен тикшерергә теләүче меңләгән укучыларны җыя. Ярышларда катнашу өчен 7-11 сыйныф укучылары чакырыла. Олимпиада өч этапта уза: көндезге сайлап алу туры, читтән торып сайлап алу туры һәм йомгаклау этабы. 23 гыйнварга кадәр информатика, шулай ук астрономия, физика һәм химия буенча читтән торып сайлап алу этапларында катнашырга өлгерергә мөмкин. Финал Россиянең 30дан артык шәһәрендә узачак. Үткәрү даталары 21 февраль – 21 март.

“Булачак тикшеренүчеләр - фәннең киләчәге” төбәкара олимпиадасы

Олимпиада тарих, математика, физика, химия, рус теле, биология фәннәре буенча үткәрелә. Катнашу өчен 7-11 сыйныф укучылары чакырыла. Беренче этапта укучылар предметлар буенча контроль биремнәрне хәл итәләр, тикшеренү эшләрен башкаралар. Йомгаклау этабы проект яклавы белән фән олимпиадасыннан гыйбарәт. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча финал турында катнашырга яки киләсе елда олимпиадага әзерләнергә мөмкин. Финал туры 31 гыйнвардан 7 мартка кадәр узачак. Тулырак мәгълүмат сайтта.

Санап үтелгән барлык олимпиадалар да РФ Фән һәм югары белем министрлыгы исемлегенә кергән. Йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар вузларга кергәндә ташламалар алачак.

Дистанциядә олимпиадага ничек әзерләнергә?
Монда комплекслы якын килү кирәк: мөстәкыйль эш, курслар, интенсивлар, олимпиада мәктәпләре. Берсе дә башка эшләми. Җиңүчеләр һәм финалистлар ел дәвамында репетитор белән индивидуаль рәвештә хәл итәргә киңәш итә. Бу  белемнәрне структурлаштырырга  һәм әлеге форматка җайлашырга ярдәм итә.

Мөстәкыйль эшкә яхшы өстәмә – күчмә олимпиадалар һәм интенсивлар. Нәкъ менә шунда югары катлаулылыктагы биремнәрне чишәргә өйрәтәләр. Әйтик, шундыйларның берсе февраль аенда,  олимпиадалар алдыннан МФТИ олимпиадалары мәктәпләре кысаларында узачак. Көн саен катнашучыларны укытучылар белән 4әр пар дәресләр, ассистентлар белән өй эшләрен хәл итү һәм олимпиада биремнәрен үтәү көтә. 2020 ел офлайн-чараларга бай булмауга карамастан, ә олимпиада материалы үз эченә бик күп практикаларны ала, кайбер мәктәпләр яңа онлайн-чынбарлыкларга үтеп керә алды. Мәсәлән, МФТИ Олимпиада мәктәпләренең химия бүлеге методисты Евгения Агеева өендә титрлаштыру өчен җайланма (анализлана торган эретмәне акрынлап катнаштыру юлы белән химик матдәнең эчтәлеген билгеләү) корган һәм укучылар белән бергә адымлап олимпиада биремнәрендә очрашырга мөмкин булган барлык гамәлләрне дә башкарган. Ipho-2020 жюри әгъзасы һәм МФТИ Олимпиада мәктәпләренең физика бүлеге методисты Леонид Колдинов олимпиадаларга онлайн-әзерлек вакытында теннис туплары, агач линейкалар, теш чистарткыч шырпылар, булавкалар, гайкалар, Мәскәү өлкәсе картасы, бәрәңге, чупа-чупса, пластилин һәм хәтта чәч ярдәмендә төрле тәҗрибәләр уйлап тапкан. Катнашучылар өчен өйдәге тәҗрибәләрне ничек үткәрергә кирәклеге турында махсус методика эшләнде.

Университетка ташламалы керүдән тыш, олимпиадалар тагын нәрсә бирә?

Мәктәп программасы кысаларыннан тыш белемнәр. Олимпиада бурычлары предмет өлкәсенә ныклап керүне таләп итә: махсуслаштырылган китаплар уку, лекцияләр тыңлау, яңа бурычларны хәл итү, хаталарың өстендә даими эш. Бу  интеллектны һәм эрудицияне арттыра торган көндәлек челлендж.

Яңа танышулар. Олимпиадада катнашучылар – олимпиада мәктәпләренә һәм махсус әзерлек лагерьларына йөри торган фикердәшләр комьюниты. Монда һәрвакыт киңәш һәм ярдәм алырга, белемнәр белән уртаклашырга һәм гап-гади әңгәмәләр корырга була.

Вакыт белән идарә итү мотивациясе. Олимпиадага әзерлекне уку һәм тормыш белән бергә алып бару өчен катгый тайм-менеджмент кирәк. Идеалда – максатлар билгеләү, план төзү һәм аның буенча системалы рәвештә шөгыльләнү. Мондый алым үзоешканлыкка һәм тәртипкә өйрәтә, бу, нәтиҗәдә, университетта укыганда да, эштә дә, тормышта да сиңа кирәк булачак.

- Мин үсмер чакта төрле мәктәп олимпиадаларында, математик көрәш турнирларында берничә тапкыр катнаштым. Команда белән Санкт-Петербургта А.Н. Колмогоров исемендге кубокны отуыбызны хәтерлим – ул вакытта бурычларны хәл итүдән, һәм, әлбәттә, ярыш адрениныннан зур  канәгатьләнү алган идек, – дип хатирәләре белән уртаклаша МФТИның дистанцион программалар буенча директоры, Мәгариф министрлыгы каршындагы информатика буенча тренер штабы җитәкчесе, МФТиның Олимпиада мәктәпләре проекты инициаторы Алексей Малеев. – Минемчә, олимпиадаларда катнашу финал бүләге, вузларга кергәндә ташламалар һәм башка призлар өчен генә булырга тиеш түгел. Бу әле бик күп яңа танышулар, стандарт булмаган фикерләү һәм дөрес булмаган карарлар табу сәләте дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International