Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИда катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга тиеш

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 февралендә Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.

Уку предметлары буенча БДИда катнашу өчен 11 нче сыйныф укучылары; узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары; урта һөнәри белем алучылар һәм экстерн тәртибендә укучылар 2021 нче елның 1 февраленә кадәр үз шәхесен таныклаучы документ (паспорт, СНИЛС), яисә шәхесен таныклаучы документ белән аларның ата-аналары (законлы вәкилләре), яисә шәхесен таныклаучы документ белән вәкәләтле һәм билгеләнгән тәртиптәге рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә вәкәләтле вәкилләре, тапшырыла торган уку предметлары исемлеген һәм БДИда катнашу срокларын күрсәтеп, гариза тапшыралар.

Чыгарылыш сыйныф укучылары гариза биргәндә белем  алу турындагы документларның оригиналларын яки билгеләнгән тәртиптә расланган белем алу турында документларның күчермәләрен тапшыралар.

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары гариза биргәндә, урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне яки агымдагы елда урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне тәмамлауны раслаучы белем бирү эшчәнлеген алып барган оешмадан белешмә тапшыралар.

11 сыйныф укучылары үзләре белем алган урта гомуми белем бирүнең төп белем бирү программаларын үзләштерә торган белем бирү оешмасына гариза бирәләр;

экстерн тәртибендә белем алучылар үзләре сайлаган белем бирү оешмаларына гаризалар бирә;

узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм урта һөнәри белем бирү укучылары яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләренә (идарәләренә) гариза бирәләр.

Казан шәһәренең Совет районында яшәүче,  узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы мәгариф бүлегенә (Казан шәһәре, Шуртыгин ур., 1 йорт) БДИда катнашу өчен гариза бирәләр.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче, узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары  мәгариф  бүлегенә (Казан шәһәре, Бертуган Касыймовлар ур., 6 йорт.) БДИда катнашу өчен гариза тапшыралар.

Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм  Яңа Савин районында яшәүче, узган елларны мәктәпне тәмамлаучылар Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе Авиатөзелеш һәм  Яңа Савин районы мәгариф бүлегенә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 32) БДИда катнашу өчен гариза тапшыралар.

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче узган елларны тәмамлаучылар «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе  Киров һәм Мәскәү районнарын мәгариф бүлегенә (Казан шәһәре, Восстание ур., 82) БДИда катнашу өчен гариза тапшыралар.

Татарстан Республикасының башка муниципаль берәмлегендә яшәүче, узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасын аша мәгариф бүлеге (идарәсе) адресын белә алалар (https://edu.tatar.ru/index.htm «Оешмалар»/ «Башка белем бирү оешмалары» бүлегендә).

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган БДИда катнашучылар гариза биргәндә психологик-медицина-педагогик комиссия (алга таба - ПМПК)  такъдимнамәләренең күчермәсен, ә БДИда катнашучы инвалид балалар һәм инвалидлар – федераль дәүләт медицина-социаль экспертиза учреждениесе тарафыннан бирелгән инвалидлыкны билгеләү фактын раслаучы белешмәнең оригиналы яки расланган күчермәсен, шулай ук ПМПК тәкъдимнамәләренең күчермәсен тапшыралар.

Гаризага БДИда катнашучының шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы һәм ата-ананың (законлы вәкилнең) балигъ булмаганнарның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгы теркәлә.

Укучылар гаризада күрсәтелгән имтиханнар исемлеген бары тик аларда нигезле сәбәпләр (авыру яисә документлар белән расланган башка шартлар булганда гына үзгәртергә хокуклы. Бу очракта укучы Татарстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссиясенә, БДИ узарга ниятләгән уку предметларының үзгәртелгән исемлеген һәм элек игълан ителгән исемлекне үзгәртү сәбәпләрен күрсәтеп, гариза бирә. Күрсәтелгән гариза тиешле имтиханнар башланганчы ике атнадан да соңга калмыйча тапшырыла.

“Кайнар линия” телефоннары номерлары исемлеге»:

8(843) 294-95-06 –  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестациясе бүлеге;

8(843) 237-74-84 –  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты.

«Кайнар линия» телефоннарының эш режимы: 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (дүшәмбе –  җомга, эш көне саналмаган бәйрәм көннәреннән тыш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International