Актанышта "Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заманы" төбәкара конференциясе узды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Актанышта татар милләте өчен тарихи вакыйга: «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заманы» төбәкара конференциясе узды. Форумда катнашучыларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде һәм фәнни-гамәли конференцияне башлап җибәрде.

Конференция эшендә ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, тарихчы язучылар, журналистлар, Татарстан һәм Башкортстанның туган якны өйрәнүчеләре, укытучылар катнашты. Шулай ук Актаныш районының авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, мәктәп укучылары да чыгыш ясаучыларны тыңлап гыйлем туплады.  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать Институты директоры урынбасары Олег Хисамов Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка ТР Мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә милли мәгариф белән шөгыльләнүче бүлек булдыру һәм туган телдә кирәкле китаплар нәшер итүгә башлангыч биргән өчен рәхмәт белдерде. "Милли-мәдәни мирасыбыз- Актаныш”, ”Татар балалары өчен туган тел китабы”, берничә томда аңлатмалы сүзлекләр бүләк итте. Шулай ук Энгель Нәвап улына ТР ФА академигы, ТР ФА Ш. Мəрҗани исем. Тарих институты директоры Салихов Радик Рим улы Тарих институтының Мактау кәгазен тапшырды.

Фәнни-гамәли конференциянең пленар өлешендә  “Уфа өязе татарлары (1722-1782 елларда халык санын алу материаллары)” тарихи белешмәлеге тәкъдир ителде. Шунысын искәртү кирәк, конференция барышын ZOOM аша 100 дән артык тарих белән кызыксынучылар карады. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Гадрахманова дистанцион рәвештә «Башкортстан татарларының гаилә һәм хезмәт кыйммәтләре» темасына доклад белән чыгыш ясады. Россиянең төрле төбәкләрендә экспедицияләр уздырылганын әйтте. 

Актаныш халкы бай тарихлы, аның тарихы хуннар, бөек төрки каганлык, Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгына кадәр барып тоташа. Соңыннан бу төбәктәге халыклар Россия дәүләтчелеген саклауга һәм ныгытуга зур өлеш кертә. Актаныш районында татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте барлыкка килә, милли мәгариф үсеш ала, игенчелек, һөнәрчелек чәчәк ата. Дәүләтебез һәм халкыбыз тарихын аңлау, аңа объектив бәя бирү өчен башта гаилә, нәсел, авыл, шәһәр тарихын өйрәнергә кирәк. Бары тик шулай гына үзаңны саклап калып була.  Конференция тарихи дөреслекне торгызуда мөһим адым ясап–халкыбыз, аның үткәне, тарихы белән горурлану хисләре уятты.

Фәнни-гамәли конференциянең пленар өлешендә  “Уфа өязе татарлары (1722-1782 елларда халык санын алу материаллары)” тарихи белешмәлеге тәкъдир ителде. Көннең икенче яртысында төбәкне өйрәнүчеләр үз эшчәнлекләрен секцияләрдә дәвам итте. Технологик техникум базасында “Көнчыгыш Кама аръягы халкының рухи һәм матди мәдәнияте”, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “Кама аръягы төбәгенең күренекле шәхесләре”, район мәдәният сараенда “Актаныш районы һәм Көнчыгыш Кама аръягы тарихы” темасына фәнни-гыйльми докладларны тыңлаганнан соң фикер алышулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International