«Мин – профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының йомгаклау этабы февраль урталарында старт ала һәм 2021 елның апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.
«Без онлайн-этапка йомгак ясадык һәм 29 263 катнашучыны ярышларның йомгаклау этабына чыгу белән котларга әзер. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта узачак, – дип сөйләде олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара. – Хәзер балалар өчен “кызу” вакыт җитә: бөтен көчеңне бергә тупларга, әзерләнергә һәм барлык һөнәри белемнәреңне күрсәтергә кирәк. Әмма көндәшлектән һәм катлаулы биремнәрдән куркырга кирәкми: үзегезгә югары планка куегыз, һәм барысы да уңышлы булачак».
Валерия Касамара билгеләп үткәнчә, йомгаклау этабына узган 807 катнашучы Татарстан Республикасы югары уку йортларында белем ала. Яшьләр иң зур нәтиҗәләрне түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәттеләр: “Дәвалау эше һәм педиатрия” (Татарстан Республикасыннан 63 финалист), “Стоматология” (58), “Материал белеме һәм материаллар технологияләре” (45), “Программа инженериясе” (36) һәм “Экология” (31). Шулай итеп, Татарстан Республикасы олимпиада финалистлары саны буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керде.
"Олимпиаданың йомгаклау этабына илнең 674 югары уку йортыннан һәм 80 төбәгеннән студентлар җыелачак. Бу этап биремнәренең 30% ка кадәр өлеше олимпиада партнер-компанияләренең реаль кейсларына нигезләнгән һәм катнашучыларның гамәли компетенцияләрен тикшерүгә юнәлтелгән”, – диде “Россия – мөмкинлекләр иле" АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров. Ул шулай ук «Мин – профессионал» олимпиадасы финалистлары саны буенча Татарстан Республикасы югары уку йортларының топ-өчлегенә А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ (229 катнашучы), КФУ (224) һәм КДМУ (185) керде дип билгеләп үтте.
«Мин – профессионал» олимпиадасы дипломантлары 2021 елның маенда, оештыручылар ярышларның йомгаклау этабына йомгак ясаганда билгеле булачак. Җыелган балларга карап, дипломантлар призерларга, җиңүчеләргә һәм медалистларга бүленә. Алар барысы да Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары магистратурасына, аспирантурасына һәм ординатурасына кергәндә ташламалардан файдалана алачак һәм зур профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге алачак. Олимпиаданың алтын, көмеш һәм бронза медальләре өчен өстәмә бонус – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр премия каралган.
«Мин – профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасы – илдә иң масштаблы студентлар конкурсларының берсе. Олимпиадада Россия югары уку йортларының бакалавриат, белгечлек һәм магистратура буенча белем алган студентлары катнаша ала. Проектның максаты – төрле белгечлек буенча талантлы студентларга ярдәм итү, ул аларга киләчәктә илнең әйдәп баручы югары уку йортында укуларын дәвам итәргә һәм эре компаниядә карьера башларга мөмкинлек бирәчәк.
Олимпиаданы оештыручылар: «Мин – профессионал» Студентлар олимпиадаларын оештыручылар ассоциациясе, «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО, «Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге» гомумроссия эш бирүчеләр берләшмәсе һәм 28 әйдәп баручы Россия вузы. Шулай ук олимпиаданы оештыручылар арасына Россия Саклык банкы, Торба Металлургия Компаниясе, ВТБ банкы, «Росатом» дәүләт корпорациясе, «Россельхозбанк» АҖ, «Интер РАО» ГАҖ, «Газпромбанк» (акционерлык җәмгыяте) һәм Ясалма интеллект өлкәсендә альянс кебек илнең алдынгы компанияләре керә. Олимпиаданың техник партнеры – Яндекс. Олимпиаданы оештыру һәм үткәрүгә барлыгы 300дән артык Россия компаниясе җәлеп ителгән.
«Мин – профессионал» олимпиадасы «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Мәгълүмати белешмә:
«Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды. Оешманың төп максатлары: социаль мобильлекне арттыру, гражданнарның шәхси һәм профессиональ яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, шулай ук Россиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның күзәтчелек советын РФ Президенты Владимир Путин җитәкли.
«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО 26 проектны берләштерә торган шул исемдәге платформаны үстерә: «Россия Лидерлары» идарәчеләр конкурсы, «Россия лидерлары» конкурсы. Сәясәт», «Мин – профессионал» Студентлар олимпиадасы, «Минем беренче бизнесым» Халыкара конкурсы, «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы, «Карьера вакыты» Бөтенроссия проекты, «Россия үзиреклеләре» Бөтенроссия конкурсы, «ТопБЛОГ» проекты, «Профстажировка 2.0" проекты, «Мәдәни код» проекты, «Россия Студентлар язы» фестивале, «Кунакчыллык осталары” Бөтенроссия конкурсы," Яшьләр инициативаларының грант конкурсы», «Цифрлы алгарыш» конкурсы, «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсы, «Елның иң яхшы социаль проекты» конкурсы, «РДШ идарә территориясе» Бөтенроссия проекты, «Абилимпикс» - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча ярышлар, менеджмент буенча «Идарә ит!» конкурсы , «Ел студенты» Россия милли премиясе, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәте, «Минем белән хыяллан» Хәйрия проекты, «Вожатыйлар лигасы» Бөтенроссия конкурсы, «Минем илем – минем Россия» конкурсы, «CASE-IN» халыкара инженерлар чемпионаты, «НТИ.Junior» Түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасы һәм «Политологлар конкурсы» (ЭИСИ белән берлектә үткәрелә).
«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО эшчәнлеге кысаларында 2019 елның февралендә Белем бирү үзәге – «Сенеж» идарә остаханәсе булдырылды. Ул актив гражданнарның, шул исәптән заманча профессиональ әзерлек узган һәм илгә һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәт итү максаты белән берләшкән компетентлы дәүләт хезмәткәрләренең генерациясен формалаштырырга тиеш.