Бүген, 2021 елның 21 гыйнварында, Казанда Татарстанның фәнни-педагогик җәмәгатьчелеге һәм гаилә күренекле галим-тарихчы, 200дән артык фәнни эш авторы Солтанбәков Булат Фәйзрахман улы белән хушлаштылар.
Фәнни эзләнүләрдән тыш, Булат Фәйзрахман улы дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнде, республиканың педагогик һәм югары белемнән соңгы белем бирү системасын үстерүгә зур өлеш кертте.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы галимнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.