Аскомиссияне Россия Фәннәр академиясенең (РФА) В.В. Виноградов исемендәге Рус теле институты директоры Мария Каленчук җитәкли.Аскомиссия рәисе урынбасары итеп РФАның Орфография комиссиясе рәисе Алексей Шмелев билгеләнде.
Беренче оештыру утырышында 2021 елга асдкомиссиянең эш планын формалаштыру турында фикер алыштылар. Ул хәзерге рус әдәби теле нормаларын үз эченә алган сүзлекләргә, грамматикаларга һәм белешмәлекләргә экспертиза үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәне һәм аны дәүләт теле буларак кулланганда заманча рус әдәби теле нормаларын үз эченә алган сүзлекләр төзүгә карата эшләп бетерелгән таләпләр проектын кабул итте.
Ике документ та, экспертлар тәкъдим иткән аныклыкларны исәпкә алып, рус теле буенча Хөкүмәт комиссиясе каравына кертеләчәк.
Белешмә өчен
Рус теле буенча Хөкүмәт комиссиясе составына министр урынбасарлары, илебездәге әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары, галимнәр, укытучылар һәм журналистлар керә.
Комиссиянең 2021 елга эш планы рус теле укытучыларының һөнәри квалификациясен әзерләү һәм күтәрү, мәктәп укучылары өчен төрле типтагы норматив сүзлекләр һәм энциклопедик ресурслар әзерләү һәм бастыру буенча дәүләт программасын эшләү кебек темаларны үз эченә ала.