Бакча-Сарай авылында аз комплектлы мәктәп Татарстанда иң яхшыларның берсе булды

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Экскаваторчы ничек укытучы булды

Илдус Әнвәр улы – барысын үз кулында  да тоткан җитәкчеләрдән. Үзенең эш көнен ул күп еллар буе "Газель"дә тирә-юнь авыллардан балаларны җыйганнан һәм укуга алып кайтудан башлады. Ә атнага бер-ике көн Казаннан инглиз теле укытучысын барып алган.

- Күптән түгел мин бу максатлар өчен хәтта җиде урынлы "Соболь" микроавтобусын да кредитка алдым, –  дип сөйли ул. –  Тик язын, пандемия аркасында дистанцияле уку  керткәч, автобуска ихтыяҗ юк иде. Ә кредитны түләү кыенлашты, шуңа күрә аны сатарга туры килде.

Илдус Шәрәфиев мәктәп белән яши. Бүген инде аны кайчандыр экскаваторчы һәм тракторчы булып эшләгәндер дип әйтүе дә кыен. Язмыш борылышына аны ул вакытта бу мәктәп директоры булган хатыны да рухландырды.

- 1985 елда ул миңа: "Җитәр! Мин синең бу мазутка баткан киемнәреңне бүтән юмаячакмын, укытучылыкка бар әйдә диде", –  дип елмаеп искә ала ул.

Мәктәпкә технология һәм география укытучысы кирәк иде. Илдус Әнвәр улы да үзен яңа өлкәдә сынап карарга булган. Кем белә, бәлки, биредә үз ролен Макаренко да уйнагандыр, аның "Педагогик поэмасы" аны балачагында ук таң калдырды. Ә 1989 елда ул үзе үк Матюшино авылындагы мәктәпне җитәкли. Ул вакытта ул XIX гасырның 50нче елларында төзелгән ике алпавыт йортында: спортзал да, ашханә дә, остаханә дә булмаган. Нәтиҗәдә, хакимиятләр яңа мәктәп төзүне хуплый, тик... Илдус Шәрәфиевнең туган авылында. Проектны эшләүдә директор үзе иң актив катнаша. Ярты елдан соң Бакча-Сарай читендә үз теплицасы, гаражы, су башнясы һәм мәктәп яны территориясе булган ике катлы мәктәп тирә-юньгә ямь биреп тора иде.

Әле мәктәптә, әле басуда

Акрынлап мәгариф программасының авыл хуҗалыгы юнәлешендә булырга тиешлеге билгеле булды. Бу табигый хәл, чөнки балалар авылда туган һәм җир белән эшли, мал-туар карый, агротехниканы карый белергә тиеш.

2004 елда Илдус Шәрәфиев инициативасы белән өч программага ия булган яшь фермер мәктәбе ачыла: яшелчә, кырчылык һәм терлекчелек. Тик директор моның белән тынычланмый. Балаларга уртак күнекмәләр генә түгел, конкрет белгечлек дә бирәсе килә.

Һәм менә 2014 елда район җитәкчелеге ярдәме белән мәктәп базасында тракторчыларны әзерләү буенча уку пункты эшли башлады. Ә 2017 елда Бөтенроссия конкурсында миллион сумлык грант отуга ирешкәннәр, моның өчен МТЗ-1221 тракторының тренажерын сатып алганнар. Ул авыл, шәһәр һәм бистәләр буйлап йөрүне күз алдына китертә. Виртуаль кырда да сөрергә була.

Балаларны  әлеге һөнәрләргә директор үзе өйрәтә, аның тәҗрибәсе зур. Илдус Әнвәр улы А1, B, C, D, E, E категорияле машина йөртү хокукларын күрсәтә. – “Трамвай һәм троллейбустан кала, бөтенесен дә йөртә алам, - ди ул елмаеп. - Трактор, комбайн, кар чанасы, квадроцикл".

Сүз уңаеннан, мәктәп автопаркында ике комбайн да бар. Аларны күрсәтмә уку әсбабы сыйфатында Татарстанның бер эре агрохолдингы тәкъдим иткән. Дөрес, директор уңышны җыеп алуда ярдәм иткән очракта. Кыр эшләре сезонында техниканы тик тоту килешмәс. Илдус Әнвәр улы моңа  шат кына.

- Җәен улым белән эшлибез. Бу безнең өчен хобби, күңел өчен. Басуга чыгасың: иген кыры диңгездәй дулкынлана, дала корабында барасың! Узган ел бөртек суктыру буенча конкурста беренче урынга аз гына гына җитмәде. Бөртеклеләрне җыеп алуда катнаштым, ә менә кукуруз җыярга кертмәделәр. Син, комбайнчымы яки директормы, сайла, диләр, – дип көлә ул.

Мәктәптән тәмамлап чыкканда малайлар, БДИдан тыш, тракторчы өчен имтихан да тапшыра. Аннары уку үзәген тәмамлаучыларга униформа тегәләр, һәм традиция буенча Сабантуй бәйрәмендә алар район башлыгы кулыннан 4 нче разрядлы тракторчы таныклыгын алалар.

Белем җимешләре

Матюшино мәктәбе укучылары да һөнәрсез калмаячак. Алар өчен директор тегү машиналары һәм оверлок белән җиһазландырылган цех ачты. Кызлар монда шимбә көнне өстәмә белем бирү кысаларында шөгыльләнә. Мәктәпнең үз бакчасы бар, анда шулай ук төрле яшелчәләр үстерүче теплицалар да бар. Болдыр каршында алма бакчасы үсә, аннан бераз гына читтәрәк чия, слива, кура җиләге, кара һәм кызыл карлыган үсә. Уңыш ашханәгә озатыла, шуңа күрә төшке ашлар арзанрак була. Илдус Әнвәр улы мәктәп ашханәсендә икмәк пешерергә, фитобар оештырып карарга да уйлый, сертификация кирәк икән, бу исә күп вакытны.

Гомумән, тынгысыз директорның башында даими рәвештә кызыклы проектлар барлыкка килеп кенә тора. Мәсәлән, акча эшләү өчен мәктәп базасында машина-трактор станциясе булдырыру мөмкин. Ә булачак механизаторлар биредә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга өйрәнер иде.

Илдус Шәрәфиев тәҗрибәсен илнең төрле төбәкләреннән килгән коллегалары уңай бәяли. Матюшино гомуми белем бирү учреждениесе "Россия агромәктәпләре" ассоциациясенә керә. Бакча-сарайга ерак Якутия директорлары да стажировкага килгән. Илдус Әнвәр улы үзе мәктәптә кечкенә роль уйнавын тыйнак кына ышандыра: иң мөһиме, Макаренкодагы  кебек, коллектив булсын. Ә ул искиткеч. Унбиш укытучының сигезе – Матюшино мәктәбен тәмамлаучылар. Барлык педагоглар да үз эшенең осталары.

Бары тик ябылмасын иде...

Матди база да яхшы: һәр сыйныфта диярлек проекторлар бар, ә заманча биология кабинеты ярты миллион сумга җиһазландырылган. Кыскасы, зарлану гөнаһ. Илдус Әнвәровичны борчыган бердәнбер нәрсә: мәктәп аз комплектлы, димәк, аны теләсә кайсы мизгелдә ябарга мөмкиннәр.

- Бездә барысы да әйбәт: укытучылар да көчле, нәтиҗәләр дә бар. Укучылар гына аз, –  дип сулый ул. –  Безнең өстдә бу Дамокл кылычы кебек эленеп тора. Илле баланы гына булса да укытасы иде, ә идеалда йөз бала. Хәзер биредә Идел аша төзелә торган күпергә бөтен өмет бар. Бәлки, аның барлыкка килүе белән авыл яңадан торгызылыр.

Илдус Шәрәфиевнең тагын бер хыялы бар: Бакча-Сарайда республика әһәмиятендәге зур заманча агромәктәп төзү.

- Хәзер пандемия, күпләр авылга ашыга. Тик анда кешеләр үзләрен таба алмый: мал-туар үрчетә, бакчачылык белән шөгыльләнә белми. Мәктәпләрдә моңа өйрәтмиләр бит! Шуңа күрә бездә фермерлар да юк. Алар нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген белмиләр, тырышкан булалар да, эш таркала. Менә Иннополиста айтишниклар өчен һәр баланың компьютеры бар. Тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләүче балалар өчен дә нишләп шундый нәрсә эшләмәскә икән?!

Идея матур.  Ярдәм булса иде, ә Илдус Шәрәфиев Бакча-Сарайда бакча чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International