Яңа уку елында Казанның Совет районында 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп тапшырачаклар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Яңа уку елында Казанның «Арт-Сити» торак комплексындагы Юныс Әхмәтҗанов урамында  шәһәрдәге иң зур мәктәпләрнең берсе үз ишекләрен ачачак.

Заман таләпләре буенча җиһазландырылган  уку йорты 1501 укучыны кабул итәчәк. Биредә балалар өчен ике зур бассейн, ике спорт залы, шулай ук сыйдырышлылыгы шәһәр мәдәният сарайлары залларыннан зуррак булган иң зур актлар залы төзелде. Ашханә залы 530 урынга исәпләнгән.

Юныс Әхмәтҗановның урамындагы мәктәп төзелеше 2019 елның декабрендә «Торак» федераль максатчан программасы буенча башланган иде. Анда укучылар бер сменада укыр дип көтелә. 3 катлы бинаның гомуми мәйданы 29 мең кв. м. тәшкил итә.

Мәктәп төзелә торган  проект кабат яңартылып эшләнелгән, шуның нәтиҗәсендә бинаның мәйданын арттырганнар. Ашханәдә утырту урыннары да, гардероб та, сыйныфлар саны да арткан. Хәзер барлык физик күләмнәр дә җитәрлек дәрәҗәдә, инженерлык белән тәэмин ителеш 100 процентка үтәлгән. Бинага технологик җиһазлар – парталар, урындыклар, уку әсбаплары, навигация ясыйсы калды. Хәзерге вакытта объектта 47 кеше эшли, алар соңгы штрихларны – буяу эшләре, җыештыру белән мәшгуль.

Мәктәпнең беренче катында гардероблар белән вестибюльләр, башлангыч сыйныф укучылары өчен уку кабинетлары, ашханә, медицина  бүлмәсе урнашкан. Яңа мәктәпнең икенче һәм өченче катларында балалар заманча җиһазлар кулланып белем ала торган уку кабинетларыннан тыш, мәктәп китапханәсе һәм администрация бүлмәләре дә бар.

Яңа мәктәптә укучыларның спорт үсешенә зур игътибар бирелә: уку йортында ике бассейн, тренажерлар һәм заманча идән өслеге булган ике спорт залы. Шулай ук мәктәп янындагы территориядә хоккей, волейбол, баскетбол, футбол командалары өчен уен мәйданчыклары булдырылачак.

Мәктәпнең өченче катында 780 урынга исәпләнгән актлар залы урнашкан.

Узган ел Казанда өч яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды. Быел тагын ике зур мәктәп тапшыру планлаштырыла - 1 сентябрьгә «Арт-Сити»да мәктәп төзелеп бетәчәк, ә ел дәвамында – «Салават күпере»дә. Аларның гомуми сыйдырышлыгы 2 мең 725 урын тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International