Мәктәпләрдә укыту чарасы буларак кәрәзле телефоннардан файдалануны тыела

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Мәктәпләр кәрәзле телефоннарны укыту чарасы буларак куллана алмаячак, бу яңа санитар кагыйдәләрдә күрсәтелгән, дип сөйләде «Российская газета» ның «Кайнар линиясе» барышында Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Ирина Брагина.

“Россиядә балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, укыту, ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларына карата санитар-эпидемиологик таләпләр” дәге әлеге яңалыклар 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Аларда, аерым алганда, «белем бирү максатлары өчен мобиль элемтә чаралары кулланылмый» дип күрсәтелгән.

Брагина сүзләренә караганда, яңа таләпләр бала мәктәпкә смартфон алып килә алмый дигән сүз түгел.

- Бездә мобиль телефоннарны мәктәпкә алып килүне тыю юк. Балалар ата-аналар белән аралашу яки  гап-гади аралашу чарасы буларак алардан ирекле файдалана алалар – бу берничек тә регламентланмый. Яңа санитар кагыйдәләрдә сүз кәрәзле телефоннарның укыту чарасы буларак файдаланылмавы турында бара. Әгәр дә дәрестә укытучы электрон рәвештә нинди дә булса видеоматериаллар күрсәтергә тели икән, ул компьютер, планшет, моноблок, интерактив такта кулланырга тиеш.  Укучының кесә телефонын куллану һич кенә дә ярамый, – диде Роспотребнадзор башлыгы урынбасары.

Бу шрифт күләменә, экранга кадәр ераклыкка һәм башка таләпләргә бәйле, дип өстәде ул.

Брагина искәртеп узганча, 2019 елда Роспотребнадзор, Россиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм РФ Мәгариф  министрлыгы мәктәпләр өчен кәрәзле телефоннардан файдалануны тәртипкә салу буенча тәкъдимнәрек бастырып чыгарган иде.

Кайдадыр сыйныфларда махсус тартмалар ясаганнар, анда балалар дәрес вакытында  телефоннарын салып куйганнар, кайдадыр укытучылар балалардан дәрес вакытында смартфоннарны сүндереп куюын сораган. Болар тәкъдим рәвешендә генә булса да, мәктәпләрнең яртысыннан артыгы аны хуплады. Без мониторинг уздырдык: ә кәрәзле телефоннарны чикләү укучыларга ничек тәэсир итте? Балаларның яртысыннан артыгында дәресләр вакытында игътибарлылыгы һәм акыл эшенә сәләтлелеге артты. Алар тәнәфесләрдә күбрәк хәрәкәтләнә  һәм үзара күбрәк аралаша башлады. Виртуаль чатларда түгел, ә нәкъ менә җанлы аралашу, – дип билгеләп үтте Брагина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International