Мәгариф министрлыгы Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә «Балачак навигаторлары» конкурсы башлануын игълан итте. Ул мәктәп директорының балалар берләшмәләре белән эшләү һәм тәрбия буенча киңәшчесе вазыйфасына кандидатларны сайлап алуга юнәлеш тота. Яңа вазыйфа Россиянең ун төбәгендә сынау вариантында 2021 елның 1 мартыннан ук рәсми рәвештә гомуми белем бирү учреждениеләренең штат расписаниесенә кертеләчәк.
«Бүген мәктәп укучылары белән эшне оештыру буенча директорлар киңәшчеләрен сайлау буенча конкурс рәсми рәвештә старт ала. Бу безнең тәрбия буенча эшебезнең мөһим өлешләреннән берсе. Шунысын да әйтеп китәргә телим: төп бурыч – укучы үзенең кече ватанын, зур Ватанын белсен, яшьтәшләренә, әти-әниләренә, укытучыларга хөрмәт белән карасын өчен, үзе өчен аңлы сайлау ясый алсын иде. Тәрбия – ул укучыны үзенә ышанычны арттыру, үзен бәхетле, тормышта уңышлы итә торган билгеле бер кыйммәтләрне формалаштыру", – диде Сергей Кравцов.
Аның сүзләренә караганда, проектны эшләтеп җибәрү Россия Президенты инициативасы белән мәгариф турындагы законга кертелгән үзгәрешләр белән бәйле. Төзәтмәләр мәктәп укучылары белән барлык тәрбия эшен системалаштыра. 2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләр тәрбия эше программаларын тормышка ашыралар инде.
«Балачак навигаторлары» конкурсы мәктәпләр өчен тәрбия системасы педагогларының кадрлар резервын формалаштыра. Конкурс педагогик тәҗрибәгә ия булган һәркем өчен ачык, яшь һәм эш стажы буенча чикләүләр юк. Педагогик югары уку йортларының студентлары дүртенче курстан конкурста катнаша ала, укулар узарга һәм мәктәп директорларының тәрбия буенча киңәшчесе булырга, вузда алган белемнәрен практикада тормышка ашырырга мөмкиннәр.
Хәзерге вакытта ун пилот төбәк бар инде, алар үз мәктәпләренә эшкә иң яхшы катнашучыларны кабул итәчәк. Бу – Брянск, Вологда, Калининград, Түбән Новгород, Омск, Сахалин, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Севастополь шәһәре һәм Ставрополь крае.
«Без тәрбия эшен оештыру буенча уңай тәҗрибәнең кайда булуын ачыкладык, безгә аны гомумиләштерү һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен тиражлау мөһим. Күп кенә төбәкләрдә бу эш алып барыла инде, һәм моның укучыларга кызыклы булуы, алар үзләре дә эшкә җәлеп ителүләре һәм мондый эшчәнлекне оештыручылар булуы мөһим», – дип аңлатты министр пилот төбәкләрен сайлап алуга тукталып.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәте башкарма директоры Ирина Плещева билгеләп үткәнчә, тәрбия процессының бурычы – балаларны мәктәп, шәһәр, регионның көн тәртибенә үтеп керүен тәэмин итү.
«Тәрбия – ул база кыйммәтләрен үстерү. Моның өчен кешенең ничек формалашуын, ул үз көнен ничек башлый һәм тәмамлый икәнен аңларга кирәк. Зумерлар буыны белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен, аны белергә кирәк. Өлкәннәр һәм бала белән аралашканда бу бушлык хәзер тулыланачак. Конкурс белән кызыксыну зур, без экспериментта барлык төбәкләр дә катнашыр һәм без яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алырбыз дип өметләнәбез», – диде Ирина Плещева.
Конкурс өч этапта узачак: гаризалар ел дәвамында тапшырырга мөмкин, беренче дулкын бүген башлана һәм 14 мартка кадәр дәвам итәчәк. Алга таба төп этап узачак, ул катнашучылар өчен тест формасында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Корпоратив университеты сайтында узачак. Йомгаклау, өченче этап – әңгәмә. Нәтиҗәләр 2021 елның 21 мартыннан да соңга калмыйча ясалачак.
«Артек» Халыкара балалар үзәге директоры Константин Федоренко аңлатканча, көндезге-читтән торып уку формасында белем алулар март аеннан августка кадәр узачак, бу вакыт эчендә 2500 кешене укыту планлаштырыла, программа 106 сәгатькә исәпләнгән.
Укуның беренче, читтән торып уку өлешендә тыңлаучылар тәрбиянең теоретик нигезләрен, санлы мохиттә тискәре күренешләрне профилактикалау, балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян сала торган мәгълүматтан саклау ысулларын үзләштерәчәкләр. Уку барышында тәрбиянең үрнәк программасын – мәктәптә барлык тәрбия процессын билгели торган төп документны җентекләп өйрәнү планлаштырылган.
Икенче өлеш – көндезге, ул «Артек» территориясендә белем бирү тирәлегенә практик якын килеп узачак. Катнашучылар кызыклы идеяләр белән илһамлана, иҗат атмосферасы белән таныша, коллектив иҗади эшчәнлек алып барган тәрбия эшенең төрлелеген белә алачак.