Кукмарада «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурсның муниципаль этабында Кукмара 3 нче мәктәбенең музыка укытучысы Роза Сәйфуллина җиңү яулады.
Кукмара районы мәгариф идарәсендә конкурс нәтиҗәләре буенча «Энергия, кыюлык, ихтыяр» номинациясендә Березняк мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлшат Гаптелхакова җиңүче булды.
«Методик осталык» категориясендә Янил мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Галләмова җиңү яулады.
"Эрудиция һәм гадәти булмаган фикерләү өчен Мәчкәрә мәктәбенең информатика һәм математика укытучысы Равил Мөхәммәтгалиев, “табигый-математик циклның иң яхшы укытучысы" номинациясендә Олы Сәрдек гимназиясендә эшләүче информатика укытучысы Гөлчәчәк Сабирҗанова бүләкләнде. «Гуманитар циклның иң яхшы укытучысы» исеменә күппрофильле лицейдан инглиз теле укытучысы Гөлзия Зиннәтова лаек булды.
Олы Сәрдек гимназиясенең математика укытучысы Миләүшә Корбанова, 1 нче гимназиянең музыка укытучысы Әнисә Галимуллина һәм күппрофильле лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Илүзә Шәйхиева «Педагогик дебют» категориясендә лауреат булдылар. Кукмараның 4 нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Минзилә Хафизова, тарих укытучысы Гүзәл Муллахмәтова шул ук категориядә призерлар булдылар.
«Педагогик дебют» номинациясендә Манзарас мәктәбенең химия укытучысы Ранис Хисанов җиңү яулады.
«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының призерлары булып Почкучык мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Мәрьям Шәйхетдинова һәм Манзарас мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлфия Фаляхиева танылды.
Исегезгә төшерәбез, Кукмара районында «Ел тәрбиячесе — 2021» җиңүчесе булып «Миләшкәй»балалар бакчасы логопеды танылган иде. Бу исем өчен Кукмара районында 19 профессионал ярышты.