Чирмешән районы кадетлары өчен биш тапкыр туклану оештырылган

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен биш тапкыр туклану оештырылган. Бер укучыга республика бюджетыннан бер көнгә 231 сум 66 тиен акча бүлеп бирелә. Ата-аналар взносы җыелмый.

Интернат-мәктәп директоры Рафаэль Сөләйманов меню мәктәп яны участогыннан җыеп алынган яшелчәләр хисабына баеды, дип сөйләде. Биредә 35 сутыйда бәрәңге, суган, кишер, кызыл чөгендер үстерәләр.

Көздән җыелган уңышны укучыларны уку елының яртысына кадәр тукландырырга җитә. Яшелчә саклау өчен подвал җиһазландырылган. Кадетлар яшелчәләрне үзләре утырталар һәм уңыш җыялар. Мотоблок аларның хезмәтен сизелерлек җиңеләйтә.

142 кадет өчен ризыкны ашханәдә биш пешекче әзерләи. Өстәлне ябарга, җыештырырга укучылар үзләре дә булыша. Көн дәвамында ашханәдә дүрт бала кизү тора.

Балалар беренче дәрестән соң иртәнге ашта: иртән — ботка, чәйгә — камыр ризыклары, май, сыр яки эремчек. Бишенче һәм алтынчы дәресләрдән соң кадетлар төшке ашка килә. Беренче һәм икенче ризыкларга өстәп яшелчә салаты да бирәләр.

"Ашханәдә бик тәмле пешерәләр. Мин пылауны аеруча яратам", - дип мактады пешекчеләрне Самара өлкәсенең Чаллы-Вершинский районыннан килгән Женя Кащеева.

Ашханә ишекләре балалар өчен һәрвакыт ачык. Алар һәрвакыт чәй яки компот белән печенье, перәннек һәм вафлилар белән тамак ялгап алу мөмкинлеге дә бар. Кичке аш кичке җидедә башлана. Бу вакытта пешекчеләр кадетларга икенче аш, сөт һәм чәй әзерлиләр. Кичке аштан соң алар интернатка кайта.

Өлкән пешекче Флера Кармышева шәфкать туташы белән 12 көнгә меню төзи. Пешекчеләр Роспотребнадзор раслаган меню буенча эшли. Азык-төлек китерүгә зарланмыйлар. Суыткычлар да, суыту камералары да, склад бүлмәләре дә заманча таләпләргә җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International