Рособрнадзор БДИ-2021дә катнашу өчен гаризалар бирү вакыты турында искә төшерә

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2021 елда БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә төгәлләнә, дип искәртә.

2021 елда БДИның төп чорын 31 майдан 2 июльгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Бу срокта имтиханны агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары да, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар да тапшырачак. 2021 елда БДИ вакытыннан алда үткәрелмәячәк.

2021 елда югары уку йортларына укырга керергә җыенучы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестат алу өчен бары бер мәҗбүри фән – БДИ формасында-рус теле генә тапшырырга кирәк. 2021 елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелми. Математика буенча профиль дәрәҗәдәге БДИны һәм башка фәннәрне чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортына кабул иткәндә БДИ нәтиҗәләрен ихтыяҗы өчен сайлап алалар.

Югары уку йортларына керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат алу өчен дәүләт чыгарылыш имтиханы формасындагы ике мәҗбүри фән: рус теле һәм математиканы тапшырырга кирәк. ДЧИны май ахырында үткәрү планлаштырыла.

2020/21 нче уку елында урта гомуми белем бирү уку планының аерым уку предметларын үзләштерүне тәмамлаган 10 нчы сыйныф укучылары 2021 нче елда әлеге фәннәр буенча БДИда катнашырга хокуклы.

БДИда катнашу өчен гариза биргәндә катнашучы тапшырырга планлаштырган предметларны күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта теләсә кайсы сандагы предметларны күрсәтергә мөмкин.

БДИда катнашучының нинди белгечлек яки әзерлек юнәлеше буенча укуын дәвам итәргә ниятләвен һәм вузның нинди фәннәрен укырга керү сынаулары сыйфатында исәпләргә кирәклеген исәпкә алып, имтихан тапшыру өчен фәннәрне сайларга кирәк. Гариза бирер алдыннан, сез сайлаган югары уку йортларының сайтларында үзегезгә кирәкле мәгълүмат белән танышу кирәк.

Агымдагы елны мәктәпне тәмамлаучылар БДИ тапшыру өчен гаризаны уку урыны буенча бирәләр. Узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыру өчен Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашырган башкарма хакимият органнары тарафыннан билгеләнә торган теркәү урыннарына гариза бирергә тиеш.

Гаризалар укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының шәхесләрен таныклаучы документ нигезендә шәхсән яки аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) шәхесләрен таныклаучы документ нигезендә яки шәхесен таныклаучы документ һәм ышаныч кәгазе нигезендә вәкаләтле вәкилләре тапшыра.

Имтиханнар оештыруның аерым шартларына мохтаҗ булган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар һәм узган елгы чыгарылыш укучылары, гариза биргәндә, психологик-медицина-педагогик комиссия рекомендацияләренең күчермәсен, ә имтиханда катнашучы инвалид балалар һәм инвалидлар – федераль дәүләт медицина-социаль экспертиза учреждениесе тарафыннан бирелгән инвалидлык билгеләү фактын раслаучы белешмәнең оригиналын күрсәтергә тиеш.

Узган елларның чыгарылыш сыйныф укучылары гариза биргәндә белем алу турында документның  оригиналын яки аларның расланган күчермәләрен тапшыра. Белем алу турында чит ил документының оригиналы яки күчермәсе билгеләнгән тәртиптә чит телдән тәрҗемә ителеп, расланып тапшырыла.

Урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы һәм чит ил мәгариф оешмаларында урта гомуми белем алучы укучылар, гариза биргәндә, урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне яки агымдагы уку елында урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслаучы белем бирү оешмасыннан белешмә тапшыралар.

Чит ил мәгариф оешмасында урта гомуми белем алучы укучы тарафыннан, белешмәнең төп нөсхәсе билгеләнгән тәртиптә чит телдән тәрҗемә итеп расланган тәртиптә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International