Әлмәттә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

21 нче гыйнвар көнне Әлмәт районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рәсми рәвештә бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче гимназиядә оештырылган тантаналы чара белән башланып китте. 50 дән артык милләт вәкилләрен берләштереп, дистә еллар дәвамында дус һәм бердәм булып яшәүнең матур өлгесен чагылдырган нефтьчеләр башкаласы өчен бу, чыннан да, олы вакыйга һәм зур җаваплылык.

Бәйрәм район территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, киемнәрен тәкъдир итү белән башланып китте. Үз милли көйләре астында гимназиянең актлар залына керүче татар, рус, мари, чуваш, удмурт, мордва, таджик, әрмән, грузин, әзербайҗан халыкларының һәрберсен тамашачылар алкышлап каршылады.  Чарада хакимият, мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак”, язучылар берлеге, иҗтимагый оешма вәкилләре, туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International