ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Фәннәр Академиясе һәм Мәгарифне үстерү институты базасында «Туган тел, татар әдәбияты» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак татар теле» дигән яңа буын дәреслекләре әзерләде. Бу хакта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы буларак Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.
«Безнең гаризалар кабул ителер һәм башлангыч мәктәп өчен яңа буын дәреслекләре федераль исемлеккә кертелер дип өметләнәбез», — дип сөйләде Әхмәтҗанова.
Ул ассызыклаганча, «Татмедиа» АҖ белән берлектә Татарстан китап нәшрияты бүгенге көндә татар теленә тәрҗемә ителгән уку басмалары өстендә эш алып бара. Башлангыч мәктәп өчен 38 укыту-методик комплект федераль исемлеккә кертү өчен әзерләнгән.
«Бу дәреслекләр тәрҗемә ителгән, укытучы өчен тәрҗемә ителде, электрон дәреслекләр һәм документлар пакеты эшләнде», — дип аңлатты ул.
Ул 5-9 нчы сыйныфлар өчен кулланмалар өстендә дә эш алып барылуын билгеләп үтте: 41 дәреслек 2022 елда әзер булачак