Якшәмбе мәктәпләрен Татарстанның барлык муниципалитетларында диярлек ачачаклар

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә диярлек якшәмбе мәктәпләре бүлекләре ачарга планлаштыра. Бу хакта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы буларак Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

«Якшәмбе мәктәпләренең 42 бүлекчәсендә 25 милләтнең телен һәм мәдәниятен өйрәнәләр. Быел без якшәмбе мәктәпләренең мөмкинлекләрен киңәйтү бурычын куйдык. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә диярлек якшәмбе бүлекләрен ачу максатын куябыз", –  дип сөйләде Әхмәтҗанова.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле ассызыклаганча, этномәдәни белем бирү һәм тәрбия бирү, республика халыкларының тарихын, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен өйрәнү, тел белеменең нәтиҗәле технологияләрен кертү ведомствоның өстенлекле бурычларыннан санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International