“Россия Ел тәрбиячесе-2020” конкурсының финалы Пермьдә узачак

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Финалның беренче туры ике сынауны үз эченә ала: «Минем педагогик табышым» һәм «Балалар белән педагогик чара». Икенче турда конкурсантларны тагын ике сынау көтә – «Мастер-класс» һәм «Ток-шоу».

Конкурска йомгак ясау, җиңүчене һәм лауреатларны бүләкләү 14 февральдә булачак.

Хәзерге вакытта читтән торып тур уза: жюри экспертлары конкурс материалларын бәяли, ә катнашучылар көндезге финалга әзерлекне тәмамлый.

Белешмә өчен:

«Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Гамәлгә куючылар – Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзы.

2019 елда конкурсның төп призын – «Бәллүр энҗе бөртеге»н – Пермь шәһәренең «Рыцарьлар һәм Принцессалар мәктәбе» балалар бакчасы педагогы Евгений Пепеляев алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International