«Белем бирү мохите» программасы эфирында экспертлар Интернетта укучыларның мәгълүмати киңлеген ничек куркынычсыз итү турында фикер алышачак

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә «Россия мәгарифе» федераль порталында «Белем бирү мохите» атналык онлайн-программасының яңа чыгарылышы турыдан-туры эфирга чыгачак. Әлеге чыгарылышның темасы – «Балаларның мәгълүмати киңлеген ничек куркынычсыз итәргә?».

Балалар да, өлкәннәр кебек үк, интернеттагы бик күп сервислардан файдалана. Бу социаль челтәрләр дә, чатлар да, мессенджерлар да, электрон почта да, яңалыклар тасмалары да, төрле ресурслар да, шул исәптән белем бирү белән бәйлеләре дә. Челтәрдә бик күп акыллы, файдалы һәм мөһим мәгълүмат урнаштырылган. Әмма шундый постлар, уеннар, сылтамалар да бар, аларда ачыктан-ачык провокацияле мәгълүмат ярылып ята, алар куркыныч, җимергеч  контентка ия.

Бүген мәктәп укучылары нинди мәгълүмати каналлар сайлый соң? Бүген балаларны интернетта урнаштырылган провокацияле агымнардан, негативтан ничек сакларга? Хәтта ки олылар да бүген Интернетта урнаштырылган оста провакацияләргә бирешә. Яшүсмерләр психологиясенең нинди үзенчәлекләрен педагогларга һәм ата-аналарга исәпкә алу мөһим?

Программа экспертлары:
– Андрей Сиденко, «Ел укытучысы-2013» конкурсының абсолют җиңүчесе, 2015 елда дөньяның иң йогынтылы 10 педагогы топ-10лыгында катнашучы, «Касперский лабораториясе»нең  балалар онлайн-куркынычсызлыгы юнәлеше җитәкчесе,
- Алексей Бабетов, 210нчы «Корифей» гимназиясе директоры, Екатеринбург шәһәре,
- Ирина Кузнецова, «ПРО Образование 2020»  Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсында « ПРО Образованиенең балалар язылырга тиешле  блоглары һәм җәмәгатьчелекләре» номинациясендә җиңүче, lira Instagram-crazy аккаунты,
- Елена Шпагина, Мәскәү дәүләт психология-педагогика университетының юридик психология һәм хокук кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты, юрист.

Дискуссиянең модераторы –  «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының мәгарифтә медиакоммуникацияләр лабораториясе мөдире, «Комсомольская правда» Нәшрият йорты күзәтүчесе Александр Милкус.

Онлайн-программаның трансляциясе «Россия мәгарифе» федераль порталы мәйданчыгында һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мөмкин булачак.

"Белем бирү мохите" – Россия мәгарифен үстерү турында атна саен үткәрелә торган онлайн-программа. Ул эфирга һәр чәршәмбе көнне чыга.

Бу – мәгариф, тәрбия һәм фән өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен онлайн-мәйданчык, ул киң даирә экспертларны – мәктәп директорлары һәм педагогларны, югары уку йортлары, көллият һәм техникум җитәкчеләре һәм мөгаллимнәрен, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен, мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләрен берләштерә.

Проект «Россия мәгарифе» федераль порталы  инициативасы белән башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International