Әлмәттә мәгариф мәсьәләләре буенча стратегик сессия башланды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

«Әлмәт мәгариф системасы үсешенең стратегик линияләрен эшләү» стратегик сессиясе башланды, ул дүрт көн дәвам итәчәк.

Чара бөтен Россиядән экспертлар, белем бирүнең барлык баскычлары педагоглары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында уза.

Сессияне ачып, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов дөнья бик тиз үзгәрә һәм күптән түгел фантастик тоелган вакыйга реаль чакыру булды, дип билгеләп үтте. Моны 2020 елгы вакыйгалар раслый (коронавирус пандемиясе күздә тотыла — “ТИ” иск.). Алар күпләрне илнең киләчәге турында уйланырга мәҗбүр иткән.

Муниципалитет җитәкчесе ассызыклаганча, теләсә кайсы үсешнең нигезе — мәгариф, аның сыйфаты һәм перспективалары. «Без киләчәктә матур, алга киткән һәм заманча шәһәрне күрергә телибез, ә бу мәгарифне камилләштермичә мөмкин түгел», — дип билгеләп үтте Нагуманов.

Аның сүзләренә караганда, сессиядә катнашучыларга  «Барлык чикләүләрне һәм гамәлдәге матди базаны исәпкә алып, безнең мәгариф системасы барлык параметрлар буенча да иң яхшыларның берсенә әйләнсен өчен ничек эшләргә?» дигән төп сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Ышанам ки, без моңа ирешәчәкбез», — дип нәтиҗә ясады ул.

Стратегик сессия барышында анда катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә белем бирүнең алдынгы тәҗрибәсе турында беләчәкләр, белем бирү инициативалары лидерларының фикерләрен тыңлаячаклар. Шулай ук Әлмәтнең бердәм белем бирү стратегиясен бергәләп эшләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International